16+

#ЭКОяз-2017: «Балага тәпи йөри башлаганда ук, экологик тәрбия бирергә кирәк» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Балага тәпи йөри башлаганда ук, экологик тәрбия бирергә кирәк дигән фикердә Казанның 100нче урта һөнәри белем бирү мәктәбе укытучылары.

#ЭКОяз-2017: «Балага тәпи йөри башлаганда ук, экологик тәрбия бирергә кирәк» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Балага тәпи йөри башлаганда ук, экологик тәрбия бирергә кирәк дигән фикердә Казанның 100нче урта һөнәри белем бирү мәктәбе укытучылары.


Шуңа да математика, татар теле, әдәбият кебек фәннәр белән бер рәттә, укучыларына табигатьне сакларга өйрәтә алар. Дәресләр, экологик темага багышланган диктант, рәсем, плакат ясау кебек кызыклы формада үтә. Балалар алган белемнәрен исә әйләнә-тирәләрен тәртипкә китереп сыный. Кар эрегәнен генә көтеп торалар.

27 апрель көнне дә I-XI сыйныф укучылары мөгалимнәре белән зур өмә оештырды. Мондый өмәләр ел әйләнәсендә берничә була аларның, аеруча да яз һәм көз көннәрендә активлаша балалар.
- Мәктәп ачылганнан бирле буыннан-буынга күчеп килгән бер традиция ул безнең. Мәктәп янында ике урман, бер күл бар, аларның чисталыгы барысы да безнең карамакта. Ә өмәгә чыгу укучыларның үз теләге. Аларга табигать сагында торырга укытучылар, ата-аналар, районның мәгариф бүлеге ярдәм итә, - диде 100нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталия Корнеева.

Яшь экологлар узган ел әле "Парклар маршы" чарасында да катнашырга өлгергән. Быел "100 яшел почмак" дигән акциягә дә кушылган. Бер сүз белән әйткәндә, актив балалар алар. Өмәдә олысы-кечесе булмады, балаларның барысы да кар астыннан чыккан чүпне чистартты. Аларның ярдәме белән мәктәп артында чыршы, нарат агачларыннан торган матур бер урман үсеп килә. Бу агачларны укучылар үзләре утырткан.

- Өмә оештыру һәр яктан файдалы гына. Балалар хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, экологик тәрбия ала, әхлаки кыйммәтләргә өйрәнә, ватанны, табигатьне ярата башлый. Саф һавада эшләү саулык өчен дә файдалы бит. Бер сүз белән әйткәндә, бездә экологик тәрбия теориядә генә түгел, гамәлдә өйрәнелә, - диде Наталия Корнеева.

Өмәгә килгән Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре укучыларга 29 апрель көнне булачак #ЭКОяз2017 чарасына флаерлар тапшырды. Шимбә көнне балалар бу кәгазьләрне велосипед белән туристлык палаткасына алыштыра ала. Чара Казанның үзәк мәйданында булачак.

Мәктәп укучылары гына түгел, ә теләгән һәр кеше әлеге экологик хәрәкәттә катнаша ала. Моның өчен яшәгән шәһәреңне, районыңны җыештырырга, чүплектән азат итәргә булышырга кирәк. Өмә булачагын үз яныгыздагы территориаль идарәгә дә хәбәр итәргә онытмагыз.

Шулай ук "Яшел Россия" дигән илкүләмендә оештырылган зур өмә булачак. Чарада Татарстанның барлык шәһәрләре катнаша. Меңләгән республика халкы әйләнә-тирәне чүплектән арындырып, агачлар, чәчәкләр утыртачак. Кәгазь, пыяла, пластик шешәләр кебек чүпләрне аерып җыячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading