16+

Казанда гомуми эш стажы 100 елдан арткан табиб династияләрен хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Казанда гомуми эш стажы 100 елдан арткан табиб династияләрен хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан, Казан "Гаилә" үзәгендә табиб династияләрен хөрмәтләделәр.

- Казанда барлыгы 89 табиб династиясе исәпләнә. Бүген чарада медицина өлкәсендә гомуми эш стажы 100 елдан арткан 10 гаилә катнаша, - дип искәртте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев. Гаиләләрне котларга Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә килгән иде.



- Биредә медицина өлкәсенә зур өлеш керткән, үз эшенә тугры калган табиб династияләре җыелган. "Казан" гаилә үзәгендә табиб династияләрен хөрмәтләү күркәм традициягә әверелсен иде. Без үз чиратыбызда хөрмәткә лаек табибларның эшен бәяләү, аларны бүләкләү мөмкинлеген табарга тырышабыз, - диде ул.



Тантана гаиләләр турында тарихлар, скрипка моңы, җыр белән үрелеп барды. Һәр гаиләне таныткан вәкилләргә Казан мэрыннан рәхмәт хаты, торт, чәчәкләр тапшырылды. Табиб династияләре арасында гомуми эш стажы 200 елдан арткан гаиләләр дә бар иде. Шәрәфисламов-Мөхәмәдиев, Вахламов-Игнатов, Терегуловлар нәселләре әнә шундыйлардан.

Байгильдеев-Шакиров-Сабитовлар нәселенең эш стажы барлыгы 304 ел тәшкил итә. Ахырдан гаиләләр "Гаилә" үзәгенең иң өске катына менеп күгәрченнәр очырды, фотога төште. Табиблар турында тулырак мәгълүматны, чарадан репортажны газетабызның киләсе санында укый аласыз.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading