16+

Киләчәк мәктәбе (180нче гимназиядән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Беренче сентябрьдә Казанда ике яңа мәктәп ишекләрен ачты. Совет районының 180нче полилингваль гимназия ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Киләчәк мәктәбе (180нче гимназиядән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Беренче сентябрьдә Казанда ике яңа мәктәп ишекләрен ачты. Совет районының 180нче полилингваль гимназия ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

180нче гимназиягә бүген меңгә якын бала аяк атлады. Бу белем бирү йортын ата-аналар "киләчәк мәктәбе" дип тә йөртә. Чынлап та мәктәптә иң заманча җиһазлар, белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә филология һәм мәгълүмати-технологик юнәлешләре буенча белем алачаклар. Гимназиядә математикага, телләрне өйрәнүгә өстенлек бирелгән аерым сыйныфлар булачак. Биредә чит телләрне дә тирәнтен өйрәнергә җыеналар. Инглиз теленнән тыш, кытай, француз, испан, алман телләрен дә үзләштерәчәкләр. Шунысы да игътибарга лаек: мәктәптә инклюзив белем бирү буенча барлык уңайлыклар тудырылган. Бар җирдә дә физик яктан мөмкинлеге чикле балалар өчен җайланмалар урнаштырылган. Белем көне белән котларга гимназия ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да килгән иде.

- Бүген иртән Чаллыда шундый ук мәктәп ачылды. Безнең балалар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, шартлар, мөмкинлекләр тудыру - безнең бурыч. Сезнең мәктәп һәрчак алдынгы булсын, ә укучыларга һәрвакыт уңыш елмайсын. Белем көненең Корбан бәйрәме белән туры килүе дә истәлекле. Барыгызны да бәйрәм белән, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Людмила Огородова Россия Мәгариф министры Ольга Васильева исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Мәктәпне беренче сентябрьгә өлгертүдә зур көч куйган "Ак Таш" төзелеш компаниясенең директоры Газинур Әхмәтов мәктәп җитәкчелегенә символик төстә "алтын ачкыч" тапшырды. Гимназия директоры Илдар Сәяхов исә барысына да балалар, әти- әниләр, педагоглар коллективы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренә укучылар да кушылды. Килгән кунаклар гимназия белән якынрак та танышып чыктылар. Мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы. Гимназия нәфис гимнастика буенча "Приволжанка" спорт мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итәргә җыена, физкультура дәресләрен дә бассейнда йөзү белән аралаштырырга ниятилиләр. Балалар белән аерым тренерлар шөгыльләнәчәк. Бүген дә синхрон йөзү буенча балалар чыгыш әзерләгәннәр иде. Актлар залында музыка тынмады. 19нчы музыка мәктәбе укучылары концерт номерлары тәкъдим итте. Укытучылары Илнур Фәсхетдинов җитәкчелегендәге курайчылар төркемендәге балалар: "Мондый шартлар тудырылганда, тагын да дәртләнеп иҗат итәбез, милли уен коралларын, татар халык моңнарын популярлаштырырга кирәк", - диләр.

Гимназия ачылышыннан фоторопертаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading