«Күптөсмерле Россия» бөтенроссия журналистлар конкурсы быел унынчы тапкыр уздырылды. Әлеге бәйгегә килгән язмаларның саны елдан-ел арта, тапшырылган язмаларның сыйфаты да уңай якка үзгәрә бара, проект ел саен үзенең географиясен киңәйтә. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү чарасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары - Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова телгә алганча, быел жюри әгъзалары илнең 56 төбәгеннән килгән 2200 эшне караган.
- Бу саннар бәйгенең абруе артуын, әлеге тема ничек кенә катлаулы булса да, журналистларның аның белән кызыксынуын, язарга теләкләре көчле булуын күрсәтә. Сәләтле журналистларыбызның күп булуы сөендерә, - дип билгеләп үтте ул.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, дөньяда үзгәрешләр гел булып торса да, конкурсыбыз даими булыр, дигән ышанычын белдерде.
Конкурс «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасы кысаларында уза. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган бәйгенең бүләкләү фонды быел 1 миллион 800 мең сум иде. Конкурсантлар берничә номинациядә көч сынашты. Җиңүчеләр арасында Татарстанның мәгълүмат чаралары булуы аеруча куанычлы. «Казан» журналы «Басма матбугатта язмалар циклы» номинациясендә беренче урынны алды. «Интернет массакүләм мәгълүмат чарасында язмалар циклы» номинациясендә «Гаилә һәм мәктәп» журналы - икенче, «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен аң-белем проектлары» номинациясендә «Салават күпере» журналы шулай ук икенче, «Радиотапшырулар циклы» номинациясендә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе өченче урынга лаек булды. Гран-при исә Хабаровскида нәшер ителә торган «Молодой дальневосточник XXI век» газетасы редакциясенә бирелде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан Татарстан премьер-министры Алексей Песошин билгеләп узганча, халыклар арасындагы дуслык һәм үзара аңлашу күпмилләтле һәм күпконфессияле илебезнең ныклы нигезе булып тора.
- «Күптөсмерле Россия» бәйгесе шул татулыкны ныгытуга, төрле халыкларның традициясе, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карауга юнәлтелгән. Журналист ул - бик җитди һөнәр. Сез үз төбәгегездә, кече ватаныгызда көн саен илдә барган вакыйгаларны яктыртасыз. Сез кешеләрдә сәясәткә, икътисад, мәдәнияткә һәм Россия территориясендә яшәүче халыкларның сәнгатенә мөнәсәбәт барлыкка китерәсез. «Күптөсмерле Россия» конкурсында катнашу - күпмилләтле илебезнең мәдәни потенциалын саклауга, патриотизм, толерантлык тәрбияләүдә үзеңнән зур өлеш кертү, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар