16+

«Том Сойер Фест»ны оештыручылар: «Берәр сәгатькә генә килеп эшләргә җай тапсалар да – бу бик зур ярдәм булачак» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәйкәлләрне саклау җәмгыяте «Том Сойер Фест» кысасында өр-яңа проект башлап җибәрде.

«Том Сойер Фест»ны оештыручылар: «Берәр сәгатькә генә килеп эшләргә җай тапсалар да – бу бик зур ярдәм булачак» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәйкәлләрне саклау җәмгыяте «Том Сойер Фест» кысасында өр-яңа проект башлап җибәрде.

Әлеге фестивалгә кушылучылар җәй дәвамында Казанның үзәгендә булган Волков һәм Ульянов-Ленин урамындагы өч тарихи бинага чын мәгънәсендә төс кертергә ниятли. Болар өчесе дә 19-20 гасырда төзелгән агач йортлар, һәркайсын агачтан уеп ясалган бизәкләре белән аерылып тора. Аларның берсе дә мәдәни мирас объектлары түгел. Әлеге йортларның фасадлары буялачак, бизәкләре торгызылачак. Фестиваль ачылышына әлеге башлангычка нигез салган Самарада чыгучы "Другой город" дип аталган интернет-журналның баш мөхәррире Андрей Кочетков та килгән иде.



- Без бу башлангыч белән узган ел чыктык һәм өч ай дәвамында туктый-туктый өч йортны төзекләндердек. Башта 250 меңгә грант оттык. Акчалата ярдәм итүчеләр бихисап булды. Бу эш безгә 1 миллион 140 мең сумга төште. Быел исә төзекләндерелгән йортларыбыз дүрттән дә ким булмаячак, - ди ул. Самарада әлеге башлангычка барлыгы 140 кеше кушылган. Фестивальнең үзенчәлеге шунда, анда катнашучылар, шәһәрдә иң мөһим кыйммәт ул тарихи үзәк, ди исәпли.



Иске татар бистәсендә гомер итүче 81 яшьлек Нурания апа Биктимерова да нәкъ шундыйлардан. Ул инде бүгеннән фестивальгә ярдәм итәргә әзер. Ачылышка килгәндә үк чиләк, мастерок ише эш кораллары белән килгән иде Нурания апа.

«Том Сойер Фест-2016» дәвамында төзекләндерү эшләре белән беррәттән лекцияләр, экскурцияләр, концертлар да булачак.



- Без монда озакка килдек. Эш бөтен кешегә дә җитәчәк. Берәр сәгать булса да килеп эшләргә җай тапсалар - бу бик зур ярдәм булачак. Материаллар белән дә, акчалата да, профессиональ киңәшләр белән дә булышырга мөмкин, - диләр оештыручылар.



Ярдәм итәргә теләүчеләр «ВКонтакте», да һәм mariia.sharonova@gmail.com почтасына яки +7987-207-45-00 телефоны аша Мария Шароновага чыга ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading