16+

Укытучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Быелдан «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, педагогларга куела торган таләпләр дә артты. Хәзер алар беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белергә тиеш. Әлеге эш, Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Укытучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Быелдан «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, педагогларга куела торган таләпләр дә артты. Хәзер алар беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белергә тиеш. Әлеге эш, Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


Бу уку елыннан укытучылар, тәрбиячеләр өчен медицина ярдәменә өйрәтә торган ­сигез сәгатьлек курслар каралган. Дәресләр Республика клиник хастаханәсе каршындагы Симуляция үзәгендә бара. Биредә инструкторлар өйрәткәннәрне заманча манекеннарда сынап карау мөмкинлеге дә булдырылган. Укулар ике этапта бара. Беренчесендә видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә укытучылар өйрәнгәннәрне практикада кулланып карый. Курслар узганнан соң зачет тапшырганнарга махсус сертификатлар биреләчәк.


Укытучылар үзләре исә, мондый дәресләрне соңгы тапкыр студент чакта укыган идек, дип искә ала.
- Без әлеге курсларны укытучыларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән махсус укулар кысаларында узабыз. 15 ел мәктәптә эшләү дәверендә, шөкер, укучыларга медицина ярдәме күрсәтергә туры килгәне юк. Бу курслар педагогларга кирәк. Без биредә аңын югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтергә, ясалма сулыш алдырырга, пешкән урынны, җәрәхәтне эшкәртергә өйрәнәбез, - ди 6нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Низамиева.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, беренче медицина ярдәмен күрсәтә белү укытучыларга мәктәптә генә түгел, гомумән, башка җәмәгать урыннарында да кирәк булуы бар. Шуңа да ул укытучыларга намус белән, тырышып укырга кушты.


- Еш кына беренче медицина ярдәме күрсәтү кеше гомерен саклап калуда хәлиткеч роль уйный. Трассадагы юл һәлакәтләрен генә алыйк: күп очракта кеше ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат була. Шуңа да укытучыларның бу күнекмәләрне үзләштерүе файдалы булачак. Курсларны узган, кызыксынып укыган педагоглар авыр хәлдә калган кешегә беренче ярдәмне күрсәтә алачак, югалып калмаячак. Бу проектны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка да зур рәхмәт, - ди Адел Вафин.


Быел республика буенча 19 меңгә якын укытучы беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үзләштерсә, киләсе өч елда барлыгы 60 меңләп укытучы әлеге курсларны узар, дип ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading