16+

15-22 ноябрьгә йолдызнамә

Тормышыгыз соры төсләргә кереп бара бит. Үзегезне алдан кызыктырмаган даирәләрдә сынап карагыз әле.

15-22 ноябрьгә йолдызнамә

Тормышыгыз соры төсләргә кереп бара бит. Үзегезне алдан кызыктырмаган даирәләрдә сынап карагыз әле.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Тыйнак булу - начар сыйфат түгел. Әйе, сез гел көчле, туры сүзле булырга өйрәнгәнсез, ләкин дәшми калу кайвакытта алтынга тиң.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кара болытлы көннән соң һәрвакыт кояш чыга, тормышта да шулай. Ике юл бар: я кояш чыкканны көтәргә, я күз йомып шул кояшны күз алдына китерергә. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сүз бик зур көчкә ия. Бүген уйнап әйтелгән сүзләрегез, иртәгә чынга ашып куйса, гаҗәпләнмәгез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу арада вакыт сезнең өчен бик акырын узган сыман тоелырга мөмкин. Шуңа кызыклы чараларга барырга, дусларыгыз белән очрашып “вакытны үткәрергә” тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үз алдына максат куйган Арыслан, кызыл тасма күргән үгез сыман. Ул бик тиз, үткен, кыю. Аны туктатырга яисә каршына чыгарга киңәш ителми.  

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Барлык хыялларны да тылсымлы таяк белән чынга ашырырга мөмкин булса, яшәүнең мәгънәсе калыр идеме соң? Хыялланырга түгел, эшләргә вакыт җитте, уяныгыз!

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Исеме җисеменә туры килә” дигән гыйбарә бар халыкта. Үлчәүләр, бу сезгә дә туры килә. Кыюсызланырга вакыт юк, барысын да үлчәп, адым ясагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кемдер сезгә күптән күз төшереп йөри. Сез әллә белмисез, әллә күрмәмешкә салынасыз. Бәлки аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек биреп карарсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Охшамаган җирдә эшләп, үзегезне азапламагыз. Гомер бер генә, нигә аны шулай мәгънәсез үткәрергә. Эш чыннан да ләззәт китерә ала ул, ышаныгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Иҗади идеяларыгыз ташып торыр, хәтта искә төшереп, язып барырга вакытыгыз да булмас. Арасыннан берсе зур бер бизнеска әйләнүе дә ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу көннәрдә ноябрь кояшы бары сезне генә җылыта диярсеңме. Алдыгызда барлык юллар ачылыр, кыенлыклар үзеннән-үзе чишелер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар, йолдызлар сезгә яңа тәҗрибә алып карарга киңәш итә. Тормышыгыз соры төсләргә кереп бара бит. Үзегезне алдан кызыктырмаган даирәләрдә сынап карагыз әле.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading