16+

Татарстан ипотекалар саны буенча алдынгы 5 төбәк арасына керде

Татарстан октябрь аенда бирелгән ипотекалар саны буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде һәм рейтингта 4 нче урынны алды. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы тикшеренүендә хәбәр ителә.

Татарстан октябрь аенда бирелгән ипотекалар саны буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде һәм рейтингта 4 нче урынны алды. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы тикшеренүендә хәбәр ителә.

Октябрьдә республика халкы 9,3 млрд сумлык 2,2 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән.

Бирелгән ипотекалар саны буенча Мәскәү лидер булды - 35,5 млрд сумлык 5 мең кредит. Икенче урында — 21,9 млрд сумлык 4 мең ипотека белән Мәскәү өлкәсе, ә өченчедә-Санкт-Петербург, анда 15,3 млрд сумлык 2,9 мең ипотека бирелгән. Бишлекне 9,24 млрд сумга 2,18 мең ипотека белән Краснодар крае йомгаклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading