16+

19-26 майга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Сез алдыгызда барлыкка киләчәк проблемаларның күбесен яшен тизлегендә хәл итәргә сәләтле. Әгәр йомшаклык күрсәтмәсәгез, эшлекле өлкәдә бик яхшы перспективалар ачылачак. Үзегезнең эчке тавышыгызны тыңларга кирәк: ул дөрес чишелешне сайларга ярдәм итәчәк.

19-26 майга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Сез алдыгызда барлыкка киләчәк проблемаларның күбесен яшен тизлегендә хәл итәргә сәләтле. Әгәр йомшаклык күрсәтмәсәгез, эшлекле өлкәдә бик яхшы перспективалар ачылачак. Үзегезнең эчке тавышыгызны тыңларга кирәк: ул дөрес чишелешне сайларга ярдәм итәчәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада сезнең девизыгыз - "бөтен нәрсәдә чама булырга тиеш". Әмма, вакытында инициатива күрсәтергә кирәк. Бу теләгән нәтиҗәләргә һәм карьера үсешенә китерәчәк. Шимбә көнне туганнарыгыз белән каршылыклар килеп чыгу ихтималы бар, эмоциональ тигезлекне сакларга тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез алдыгызда барлыкка киләчәк проблемаларның күбесен яшен тизлегендә хәл итәргә сәләтле. Әгәр йомшаклык күрсәтмәсәгез, эшлекле өлкәдә бик яхшы перспективалар ачылачак. Үзегезнең эчке тавышыгызны тыңларга кирәк: ул дөрес чишелешне сайларга ярдәм итәчәк. Атнаның икенче яртысында партнерлар белән конфликтларны булдырмый калу мөһим. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезгә сабыр булырга кирәк. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, һәм барысы да сез теләгәнчә булыр. Сезне эштә уңыш көтә, ләкин беренче планга шәхси тормыш чыгачак. Борчыган проблемаларыгызны яраткан кешегез хәл итәргә ярдәм итәчәк, бу аның хисләренең тагын бер дәлиле булачак. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бөтен эшкә ябышырга кирәкми, вәзгыять белән күләгәдә калып идарә итү күпкә яхшырак булачак. Проблемаларны хәл итүне дә озакка сузмагыз, чөнки эшләрегез бик күп җыелачак һәм киеренкелек көчәя генә барачак. Якшәмбе көнне өйдә яки табигатьтә үткәрү яхшырак.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Эшкә сәләтегез югары булуга карамастан, атна уртасында эшлисе килү теләгегез сүнәргә мөмкин. Ул чагында темпыгызны үзгәртегез, эш күләмен киметергә тырышыгыз, эш бүре түгел, урманга качмас. Әйләнә-тирәдәгеләрне үпкәләтмәс өчен сүзегезне үлчәп сөйләшегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Пәнҗешәмбе һәм җомга көнге очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр уңышлы узачак. Сезгә хисләрегезне контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк. Агым уңаена йөзүгә караганда, үзегезне күрсәтү яхшырак булыр. Ял көннәрен, бернәрсә планлаштырмыйча, гаилә белән үткәрү яхшырак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сез тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырырсыз, тик ул аларда ачу түгел, ә соклану тудырсын иде. Пәнҗешәмбе көнне серләрегез ачылырга мөмкин һәм сезгә акланырга туры киләчәк. Әгәр җомга көнне  хезмәттәшләрегез яки бизнес буенча партнерларыгызны үз ягыгызга аудара алсагыз, моңарчы булмаган биеклекләргә ирешә алырсыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Эштә барысы да бик яхшы, табышлы һәм отышлы килешүләр көтегез. Бөтен эшләрегезне тизрәк тәмамлап, шәхси тормышыгызга күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз. Хисләрегезне контрольдә тотыгыз, әмма яраткан кешегездән яшермәгез. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада сезне һәрнәрсәнең асылына төшенү теләге биләп алачак. Сез яңа күзлектән караганда күпне күрерсез, әмма анализ белән мавыкмагыз. Пәнҗешәмбе соңга калмаска кирәк, сезне пунктуальлек һәм җаваплылык буенча бәяләячәкләр. Өстәвенә, сезне көтмәскә дә мөмкиннәр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тынычлык һәм дипломатлык күрсәтсәгез, атна актив һәм нәтиҗәле булырга мөмкин. Сезгә эштә хезмәттәшләрегезнең, җитәкчелекнең кәефен тоярга кирәк, бу сезнең мөмкинлекләрегезне киңәйтәчәк. Җомга карьера үсеше өчен уңайлы көн. Якшәмбе көнне буш эшләргә күп вакыт әрәм итмәскә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тыйнак булыгыз. Казанышларыгыз турында артык күп сөйләмәгез. Шулай да үзегезгә ышанычыгыз нык булсын. Җитәкчегез белән бәхәсләшмәскә тырышыгыз, бу җитди конфликтка китерергә мөмкин. Бу атнада вазифада күтәрелү ихтималы бар. Җомга көнне планнарыгыз җимерелергә мөмкин һәм моның сәбәбе дусларыгыз булырга мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эштәге вәзгыять шактый катлаулы, шуңа күрә куелган бурычларны үтәү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Пәнҗешәмбе көнне сезне бик күңелле сюрприз көтә. Бу атнада бик күп эшләр әллә ни көч куймыйча, җиңел хәл ителәчәк, моннан файдаланып калыгыз. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading