16+

Дусларыгызның сүзләренә колак салыгыз: 2-9 февральгә йолдызнамә

Хыялыгыз хыял гына булып калмасын өчен бераз селкенә башласагыз да ярый.

Дусларыгызның сүзләренә колак салыгыз: 2-9 февральгә йолдызнамә

Хыялыгыз хыял гына булып калмасын өчен бераз селкенә башласагыз да ярый.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Атнаның иң авыр проблемасы – нинди төстәге күлмәк сайлау мәсьәләсен хәл итү булыр. Башка төрле кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сезнең ниятләрегез никадәр генә яхшы булмасын, барыбер сез теләгәнчә булмаячак. Кара полоса узып киткәнне сабыр гына көтәргә туры килер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Дусларыгызның сүзләренә яхшырак колак салыгыз - сезгә ниндидер мөһим нәрсә әйтәчәкләр. Мәгълүмат алуның башка ысуллары булса да, монысын да санга сукмау ярамас.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Күптән хәл ителгән дип санаган проблема кинәт бөтен матурлыгы белән сезнең каршыгызга килеп басарга мөмкин. Бераз тырышырга туры килер.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Гадәттә иң сабыр һәм салкын канлылар гына җиңә. Сезнең очрак та  искәрмә түгел. Хисләрегезне азрак күрсәткән саен, күбрәк отарсыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Балаларыгыз, ирләрегез-хатыннарыгыз, гомумән бөтен кешелек дөньясы турында күп уйлыйсыз. Берәр фәнни-фантастик китап укысагыз, ул сезгә күбрәк файда китерер иде.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез теләсә нинди шартларга шулкадәр җиңел яраклаша торган булып күренәчәксез, кайберәүләр сезне хәтта дошман күрергә мөмкин. Борчылмагыз, бу аларның проблемасы.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сез психологик һәм физиологик яктан гадәттәгегә караганда көчсезрәк булачаксыз. Үзегезне җәнҗаллардан сакларга тырышыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Өстегезгә эшнең кирәккәнен дә, кирәкмәгәнен дә өярләр. Зарланудан файда юк, эштән дә ләззәт алырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Һәр тарафтан сезнең игътибарыгызны таләп итәчәкләр. Ярдәм итегез һәм сезгә моның никадәр ошамаганын сиздермәскә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Хыялыгыз хыял гына булып калмасын өчен бераз селкенә башласагыз да ярый. Бүгеннән үк тотынсагыз да начар булмас.

Балык (19 февраль – 20 март)

Вазгыятькә буйсыныгыз, агым уңаена йөзегез. Барысы да тиешенчә килеп чыгар, хәтта сезнең тырышлыгыгыз да кирәк булмас.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading