16+

26 май- 2 июньгә ЙОЛДЫЗНАМӘ

Атна азагында юлга җыеныгыз: ул сезне күңелле очрашулар һәм тәэсирләр белән сөендерер. Җомга көнне конфликтлардан качыгыз.

26 май- 2 июньгә ЙОЛДЫЗНАМӘ

Атна азагында юлга җыеныгыз: ул сезне күңелле очрашулар һәм тәэсирләр белән сөендерер. Җомга көнне конфликтлардан качыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Бу атна карьера үсеше һәм билгеләнгән максатларга ирешү өчен менә дигән! Эш белән бәйле кешеләрнең ышанычлылыгына һәм ихласлыгына шикләнмәгез. Тик соңга калмаска, пунктуаль булырга һәм үз өстегезгә алган йөкләмәләрне үтәргә тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сезнең энергиягез ташый, шуңа күрә бер генә урында утырып тору сезгә бик авыр булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең эшегезне, тырышлыгыгызны лаеклы бәялиячәк. Сездә кызыклы һәм күп нәрсә вәгъдә итәчәк чор башланачак. Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Тормыш сезне шатландыра: яраткан кешегез теләкләрегезне аңлый һәм үти, керемнәрегез үсә. Үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, аларның барысы да яхшыга булачак. Сез дөрес юлда.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Кызыклы туры килүләргә һәм вак детальләргә игътибарлы булыгыз, чөнки сезнең сорауларыгызга җаваплар нәкъ менә шуларда булачак. Җомга - иллюзияләргә тулы көн: карарлар кабул итүне кичектерегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бу атнада ерак командировка булырга мөмкин. Яңа танышларга һәм аларның тәкъдимнәренә игътибарлы булыгыз. Әңгәмәдәшләрегезнең сүзләрен һәм тәртибен игътибар белән күзәтегез. Бәлки, шулай итеп, сез зур күңелсезлекләрдән котылырсыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сез озак көткән карьера буенча кискен күтәрелү булырга мөмкин. Куанганыгызны артык сиздермәскә, гайбәт таратмаска тырышыгыз, үзегезне яхшы яктан гына күрсәтегез. Бу атнада сез күп нәрсә эшләргә өлгерерсез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Шәхси тормышыгызда уңай үзгәрешләр башлана. Сорауны кабыргасы белән куярга курыкмагыз. Ышанмау һәм шик-шөбһәләрегезне куып таратыгыз һәм тормышның барлык мөһим юнәлешләрендә үз хокукларыгызны яклый башлагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Начар гадәтләрдән, шикләрдән һәм тискәре фикерләрдән арыну өчен вакыт җиткәндер. Яраткан кешеләрегез үзләренә игътибар таләп итәчәк, әмма сезгә аларның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнү рәхәт булачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең гомуми эшкә оператив рәвештә керешергә әзер булуыгыз югары бәяләнәчәк. Әмма барлык бурычларны да ялгызыгыз гына хәл итәргә омтылмагыз. Беренчедән, күп энергия сарыф итәрсез, икенчедән, хезмәттәшләрегездә көнчелек уятырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Сәфәрләр өчен бик уңышлы атна. Эштә сезгә бик зур игътибарлылык кирәк. Ышан, әмма тикшер - менә бу атнаның девизы шушы. Югыйсә манипуляцияләр корбаны булырга мөмкинсез. Гаиләдә барысы да яхшы, әмма күбрәк өйдә булырга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләрдән курыкмагыз, артыгызга борылып карамагыз. Үз мәнфәгатьләрегез өчен көрәшергә, үз максатларыгызны якларга кирәк булачак. Даһи идеяләрегезне дусларыгыз ярдәме белән генә тормышка ашыра алачаксыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Эш шартларын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, тик вакытында инициатива күрсәтегез. Атна азагында юлга җыеныгыз: ул сезне күңелле очрашулар һәм тәэсирләр белән сөендерер. Җомга көнне конфликтлардан качыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Игезэклэр юк))

    Мөһим

    loading