16+

Атна азагында табигатьтә ял итегез: 18-24 апрельгә йолдызнамә

Туганнарыгызны кунакка көтәсез. Сый сайлаганда уйлап эш итегез, соңыннан үзегезне әрәм-шәрәм итүдә гаепләрлек булмасын.

Атна азагында табигатьтә ял итегез: 18-24 апрельгә йолдызнамә

Туганнарыгызны кунакка көтәсез. Сый сайлаганда уйлап эш итегез, соңыннан үзегезне әрәм-шәрәм итүдә гаепләрлек булмасын.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Нәрсәгә генә тотынсагыз да, эшегез җырлап барыр. Эш, ял һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайлар өчен дә уңайлы вакыт. Тик әйләнә-тирәдәгеләргә үз фикерегезне тагарга кирәкми. Бу әрләшүләргә китерергә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезне бик гаҗәпләндерә торган вакыйга булачак. Бәлки сезгә нинди дә булса тәкъдим ясарлар һәм сез ничек җавап бирергә дә белмәссез. Ныклап уйлагыз, якыннарыгыз белән киңәшегез. Чөнки әлеге карардан сезнең киләчәгегез торачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнада бик күпләр сездән ярдәм сорарга мөмкиннәр. Чынлап та ярдәмгә мохтаҗларны сезнең игелектән генә файдаланырга теләүчеләрдән аера белергә өйрәнү мөһим. Ял көннәрен гаиләгез, балаларыгыз белән табигатьтә үткәрегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Тынычлыгыгызны алган проблеманы акрынлап чишү алдында торасыз. Сезгә якыннарыгызның гамәлләре аңлашыла башлаячак һәм бу сезнең мөнәсәбәтләргә ачыклык кертәчәк. Тормыш иптәшегезне очрату мөмкинлеге дә бар. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезне тышкы кыяфәтегез борчый башлаячак. Борчылулар урынсыз. Хезмәттәшләрегез сезне яхшы эшче һәм шәп кеше буларак таныйлар. Табигый сөйкемлелек һәм үзегезгә тартып тору сәләте булганга сез кешеләр белән бик тиз уртак тел таба аласыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Ниһаять, сез үзегезнең фатирда идеаль тәртип урнаштырачаксыз. Ачу белән эшләү сезгә бу эштә уңышлар китерәчәк. Энергиягез артачак. Үзегездә җир җимерердәй көч тоярсыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзегез белән шөгыльләнегез. Спортзалга барыгыз, паркта йөрегез кәефегез күтәрелеп китәр. Паркта йөргәндә җаныгызга якын булган кешене дә очратуыгыз мөмкин әле.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Игътибарыгыз эштә булачак. Коллектив, җитәкче белән аңлашылмаучанлык, агрессия булырга мөмкин. Ә менә өегездә барысы да тыныч булачак - гаиләгез ярдәменә ышана аласыз. Атна азагында табигатьтә ял итегез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең өскә күп эш өеләчәк, барысын да эшләргә туры киләчәк. Бу эшләр гаилә тормышын яхшырту һәм комфорт тудыру өчен булачак. Шуңа күрә аларны сөенеп, күңел биреп эшләгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тәвәккәл булыгыз һәм тормышыгызның үзегезне канәгатьләндерми торган якларын үзгәртергә тырышыгыз. Бу бик яхшы башлангыч. Әгәр дә сезгә кем беләндер аралашырга кирәк икән, соңга калмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль )
Әгәр дә сез эш алмаштыру турында уйлыйсыз икән, моның өчен бик әйбәт вакыт түгел. Башта бик яхшылап ял итегез. Шуннан соң гына яңалык эзләргә тотыныгыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Туганнарыгызны кунакка көтәсез. Сый сайлаганда уйлап эш итегез, соңыннан үзегезне әрәм-шәрәм итүдә гаепләрлек булмасын. Бу атна сезгә җете тәэсирләр һәм рәхәт аралашулар китерер.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading