16+

Бу атнага йолдызнамә

Тынгысыз, ләкин уңышларга бик бай атна. Үҗәтлегегез аркасында, бүтәннәр башкарып чыга алмыйча кул селтәгән эшләрне дә җиңәрсез.

Тынгысыз, ләкин уңышларга бик бай атна. Үҗәтлегегез аркасында, бүтәннәр башкарып чыга алмыйча кул селтәгән эшләрне дә җиңәрсез.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Йолдызлар Кучкарларга ашыкмаска киңәш итә. Бөтен эшкә берьюлы тотынып, энергиягезне генә бушка сарыф итәсез. Алдыгызга реаль максатлар куегыз. Бу шәхси тормышка да, эшлекле мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Үз эшен ачып җибәрер­гә хыялланучылар өчен уңай атна.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Яңа мөмкинлекләр атнасы. Тик утырырга, вакытны бушка уздырырга яратмаучы Үгезбозауларга үзләрен яңа өлкәдә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлекләр берсе артыннан берсе чыгып кына торачак. Форсатны кулдан ычкындырмаска гына кирәк.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Шәп атна. Теләкләрегез тылсымлы таяк ярдәмендәге сыман бик тиз һәм җиңел генә үтәлеп тора. Сез кеше сүзенә колак салмаска, интуициягез кушканча эшләргә кирәклеген тоемлыйсыз һәм... дөрес эшлисез. Шул рәвешле сезнең уңышларыгыздан көнләшеп, тискәре киңәш бирергә маташучыларның юлына киртә куясыз. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Тынгысыз, ләкин уңышларга бик бай атна. Үҗәтлегегез аркасында, бүтәннәр башкарып чыга алмыйча кул селтәгән эшләрне дә җиңәрсез. Эшенең нәтиҗәсен күрү Кыслаларга үз-үзенә ышаныч, көч өсти. Ләкин үз-үзегезгә ышанычыгызны киметмәс өчен, тәнкыйтьләргә яратучылардан ераг­рак йөрегез.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Арысланнарга тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табуы авыр. Бигрәк тә яңа танышлар белән. Ышаныч яулау өчен матур, тигез тешләрегезне ялтыратып елмаю гына җитмәвен, ә эш күрсәтергә кирәклеген үзегез дә чамалыйсыздыр.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Йөрәгегезне тыңлагыз. Шул рәвешле эчегезне тырнап торган сорауларга җавап таба алырсыз. Алдагы көнгә планнар корганда, гаиләгез белән киңәшләшегез. Максатларыма ирешим дисәгез, эшлисе эшләрегез турында дус-ишләрегез белән сөйләшмәгез, аларга эч серләрегезне чишмәгез. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Җитди эшләрегезне, эшлекле очрашуларны атна ахырына калдырмагыз. Атна ахырында башлаган эшнең бик озакка сузылуы ихтимал. Дус дип санап йөргән кешеләрегез үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куяр. Шуңа күрә, кемнәндер ярдәм сораганчы, үзегез башкарып чыгарга тырышып карагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Йомшаклыгыгыздан файдаланып сезне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга теләүчеләрдән ераграк йөрегез. Эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә яманлык булып әйләнеп кайтмасын. Хәләл җефетегезгә, сөйгән ярыгызга көнләшергә сәбәп бирмәгез: тыныч яшәүгә ни җитә!

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Команда туплап үз эшегезне башлап җибәрү өчен кулай вакыт. Лидерлык сәләтегезне эшкә җиксәгез, тиз көннәрдә максатыгызга да ирешерсез. Ләкин тузга язмаган сүз сөйләүгә, тормышка ашмас хыялларга вакытыгызны әрәм итә күрмәгез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кәҗәмөгезләр муеннан эшкә чумган. Тавык чүпләп бетерә алмаслык булып тоелган эшләрнең иң мөһименнән башлап, вакытыгызны дөрес итеп бүлсәгез, бөтенесен дә башкарып чыкканыгызны сизми дә калырсыз. Тәкәбберлегегезне читкә куеп, үпкәләшкән кешегез белән үзегез беренче булып сүз башлагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Үз-үзегезгә артык ышанып, көчегезне дөрес бәяләмәвегез бар. Якыннарыгызга кагылышлы сөенечле хәбәр алырсыз. Элеккеге ялгышларыгыз яңа мөнәсәбәтләр башлауга киртә булып тора. Аның каравы, эш урынында «чәчәк атасыз» – сезнең эшегезне барысы да күрә һәм югары бәяли. 

Балык (19 февраль-20 март) 
Катлаулы, әмма кызыклы вакыйгаларга бай атна. Сезнең алдагы тормышыгызга үзгәрешләр кертә торган карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Эштә моңарчы үзегез башкарып карамаган вазифаларга керешерсез. Борыныгыз­ны төшермәгез: барысы да яхшы булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading