16+

Диванда гына аунама: 22-29 сентябрьгә йолдызнамә

Үзегезне кайбер кешеләр янында үз тәлинкәгездәге кебек тотмаячаксыз. Бу исә эшегезгә бик үк уңай йогынты ясамаска мөмкин.

Диванда гына аунама: 22-29 сентябрьгә йолдызнамә

Үзегезне кайбер кешеләр янында үз тәлинкәгездәге кебек тотмаячаксыз. Бу исә эшегезгә бик үк уңай йогынты ясамаска мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сез инде күптәннән ниндидер мәсьәләнең чишелешен кичектереп киләсез. Ләкин аны хәл итәргә кирәк. "Юк" дип әйтү – иң гади һәм тиз ысул, әмма бу үзен һәрвакытта да акламый.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Үзара аңлашу мәсьәләсенә игътибарлырак булырга кирәк. Әңгәмәдәшегезнең сезне никадәр яхшы аңлавына күп нәрсә бәйле.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Акланырга туры килер. Әлбәттә, сезгә карата дәгъва бик үк нигезле түгел. Әмма кайбер очракларда булмаган гаебеңне  танып, ә аннары барысын да үзеңчә эшләвең яхшырак.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Интуицияңне тыңла, нинди карар кабул итәргә кирәген ул әйтер. Ләкин ашыкма! Кайвакыт артык энергия сарыф итмәс өчен пессимист булырга да туры килә.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Спорт, спорт һәм тагын бер тапкыр спорт! Кайсы төре белән шөгыльләнсәң дә барыбер! Тик диванда гына аунама, анысы бернинди спорт төренә дә керми.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Теләсә нинди хәлдән сезне уңай эмоцияләр коткарыр. Сайлау алдында калдым дип курыкмагыз, иң яхшысы аннан сабак алыгыз һәм бүтән андый хаталарны җибәрмәскә тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Файда китерә торган мөмкинлекне кулдан ычкындырдым дип борчылмагыз – бу соңгысы булмас. Сәламәтлегезне кайгыртыгыз, организмыгызга сезнең ярдәм кирәк.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Әрсез дустыгыздан качмагыз әле. Ул сезгә бик четерекле мәсьәләне хәл итәргә булышачак. Үзегезнең дә фантазиягезне эшкә җигәргә кирәк булачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Әгәр үз бурычларыгызны тиешенчә үти алмыйсыз икән, аны башкалардан таләп итәргә хакыгыз бармы икән?! Сүзегез һәм гамәлегез өчен җавап бирергә өйрәнегез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Таныш булмаган кеше белән әңгәмәгә кергәнче, аның турында бераз белергә тырышыгыз. Бәлки, бу сезне кайбер аңлашылмаучылыклардан саклап калыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Әгәр нәрсә дә булса шик-шөбһә китереп чыгарса, аны курыкмыйча кычкырып әйтегез. Бу киләчәктә булырга мөмкин булган күңелсезлекләрдән саклап калыр.

Балык (19 февраль – 20 март)

Үзегезне кайбер кешеләр янында үз тәлинкәгездәге кебек тотмаячаксыз. Бу исә эшегезгә бик үк уңай йогынты ясамаска мөмкин. Моннан шифа – күңелегезгә якын кешеләр белән аралашу.

Фото: https://www.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading