16+

Һәр нәрсәдә чама белегез: 22-28 декабрьгә йолдызнамә

Тирә-ягыгызга күз салыгыз, әйләнә-тирәдәгездән илһам эзләгез. Бәлки, диван астына качкандыр?!

Һәр нәрсәдә чама белегез: 22-28 декабрьгә йолдызнамә

Тирә-ягыгызга күз салыгыз, әйләнә-тирәдәгездән илһам эзләгез. Бәлки, диван астына качкандыр?!

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Максатыгызга ирешүгә бер генә адым калды. Эшегезне мөмкин кадәр җиренә җиткереп эшләргә тырышыгыз, югыйсә башлангыч ноктага кайтырга туры килүе бар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сезнең фикерегезгә берәү дә игътибар итмәвенә исегез китмәсен, аның каравы кайбер гамәлләрнең нәтиҗәләре өчен сезгә җавап бирергә туры килмәс.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Әгәр хәзер үк максатыгызга ирешү эшенә керешмәсәгез, соңрак моңа кул селтәвегез ихтимал. Димәк, сезнең сайлау мөмкинлеге бар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сезнең контрольдән тыш булган хәлләрне контрольдә тотарга тырышуыгыз энергиягезне суыра. Тузга язмаган эш белән шөгыльләнгәнче, китап укыгыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Һәр нәрсәдә чама белегез. Әгәр эшегезне үзегез башкарып чыга алмасагыз, чит кеше ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Дөньяда алыштыргысыз кешеләр күп. Ә менә алыштыргысыз әйберләр азрак. Исегездә тотыгыз, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Бу атнада яңа дуслар табу ихтималы зур. Аралашуда ачык булыгыз - бу һәрвакыт югары бәяләнә. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезне яулап алган шаян хулиганлыкка күңелсезлекләр эшләргә ирек бирмәскә тырышыгыз. Теләсә нинди энергияне дөрес максатларда кулланырга мөмкин, хәтта сезнекен дә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Шикле маҗараларга “эләгү” ихтималы зур. Уяу булыгыз, кирәкмәгән эшләргә борыныгызны тыкмагыз. Бурычка акча бирмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Тирә-ягыгызга күз салыгыз, әйләнә-тирәдәгездән илһам эзләгез. Бәлки, диван астына качкандыр?! Таба алмасагыз, тузанны булса да сөртерсез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Башыгызда бөтерелүче идеяләрнең берсен булса да тормышка ашырырга тырышыгыз. Тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулавыгыз гына җитмәгән, үзегезнең дә үзегезгә хөрмәтегез артыр.

Балык (19 февраль – 20 март)

Әйләнә-тирәдәгеләргә сезнең ни дәрәҗәдә үз-үзегезгә ышанганыгызны белү мәҗбүри түгел. Берәү дә сезнең икеләнүегезне сизмәсен өчен, бик җитди кыяфәт чыгарган булыгыз.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading