16+

Ялгызларга мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаерга мөмкин: 6-13 сентябрьгә йолдызнамә

Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. Күптән борчыган чирләрегез турында табибка әйтегез. Әгәр берни дә борчымый икән, дөрес туклана башлагыз.

Ялгызларга мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаерга мөмкин: 6-13 сентябрьгә йолдызнамә

Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. Күптән борчыган чирләрегез турында табибка әйтегез. Әгәр берни дә борчымый икән, дөрес туклана башлагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна Кучкарлар өчен вакыйгаларга бай булачак. Эшләрегез гөрләп барыр. Тик килешүләргә кул куюны һәм зур проектларга алынуны башка вакытка калдыруыгыз хәерлерәк булыр.    

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозауларга төп игътибарны үз мәшәкатьләренә юнәлтергә киңәш ителә. Бу атнада җитәкчегез сезне бик нык күзәтә, әгәр эшегез аны канәгатьләндерсә, бүләк тә үзен озак көттермәс. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тәкъдим һәм киңәшләргә бик игътибарлы булыгыз. Аларның күпчелеге сезнең өчен файдалы булачак һәм яңа мөмкинлекләр ачачак. Акча мәсьәләсе уңай хәл ителер.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Кыслалар өчен атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булачак. Ә менә финанс мәсьәләләрендә берникадәр авырлыклар булуы ихтимал. Эчке тоемлавыгызга таянсагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.   

Арыслан (23 июль – 23 август)
Язмыш Арысланнар өчен көтелмәгән сюрпризлар әзерли. Бу күптән сәяхәткә чыгарга, йортында яки фатирында ремонт башларга, гаилә корырга хыялланган Арысланнарга кагыла.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Әгәр коллективта үзегезне тыныч тотсагыз, авантюраларда катнашмасагыз, сезне эштә уңышлар һәм финанс иминлеге көтә. Ә мәхәббәт өлкәсендә күптән көтелгән бәхет елмаерга тора.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. Күптән борчыган чирләрегез турында табибка әйтегез. Әгәр берни дә борчымый икән, дөрес туклана башлагыз, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз, спорт белән шөгыльләнегез.    

Чаян (24 октябрь – 22 нобярь)
Йолдызлар Чаяннарга якыннарына карата кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеген искәртә. Уйламыйча әйткән сүзегез якын кешеләрегезнең күңелендә тирән эз калдырмасын.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар өчен атна җиңелдән булмаячак. Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы ихтимал. Моны булдырмый калу өчен юл куярга һәм күп очракта телегезне тешләргә туры киләчәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Дустыгызга сезнең ярдәмегез кирәк булачак – кире какмагыз. Сез эшләгән теләсә нинди ярдәм киләчәктә матур җимешләрен бирәчәк. Әле ул җыелып килгән проблемаларыгызны хәл итүгә дә юл ачачак.  

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада Сукоярлар шәхси характердагы проблемаларын хәл итәчәк. Парлы Сукоярлар күбрәк вакытларын сөйгәннәре белән уздырсын иде. Ә ялгыз Сукоярларга мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаерга мөмкин. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар көтелмәгән мәшәкатьләр белән мәшгуль булачак. Аларны хәл итәр өчен сезгә хайран тырышырга туры киләчәк. Балыкларга белемнәрен күтәрү, яңалыкка омтылу өчен адымнар ясарга киңәш ителә.    

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading