16+

Интуициягезне тыңлагыз: 13-20 сентябрьгә йолдызнамә

Акчагыз янга калсын дисәгез, кибеттә бар ялтыраган әйбергә барып ябышмагыз, кирәклесен генә алыгыз.

Интуициягезне тыңлагыз: 13-20 сентябрьгә йолдызнамә

Акчагыз янга калсын дисәгез, кибеттә бар ялтыраган әйбергә барып ябышмагыз, кирәклесен генә алыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) 
Абруегызга тап төшермәс өчен хисләрегезне йөгәндә тотыгыз. Тыныч булыгыз! Бу атна сезгә бик зур сөенеч алып килә!

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) 
 Намуслы булуыгыз һәм тиешле урында тиешенчә сөйләшә белүегез нәтиҗәсендә, карьерада бер баскычка күтәрелерсез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Тәҗрибәгезгә һәм белемегезгә таяныгыз, шул чакта иң авыр мәсьәләләрне дә җиңел ерып чыгарсыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Кирәкмәгәнне уйламагыз, юк-барга борчылмагыз. Эчке гармония сезгә күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итәр.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Ниһаять Арысланнарга үзләрен күрсәтү өчен шәп форсат туачак. Әмма чама белегез!

Кыз (24 август – 23 сентябрь) 
Хәйләкәрлегегезне эшкә җиксәгез, теләсә нинди мәсьәләне үз файдагызга “борып” куя аласыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
 Өстегезгә өстәмә җаваплылык алмагыз, аз гына шикләнсәгез дә, җитди документларга кул куймый торыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Нәтиҗәләр сезне куандырсын дисәгез, дөньяга карашыгызны үзгәртегез: бар нәрсә дә ак һәм кара төсләрдә генә булмавын аңлагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) 
Интуициягезне тыңлагыз, ул сезгә кайсы өлкәдә күбрәк тырышырга, көч куярга икәнлеген әйтер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) 
Әйләнә-тирәдәге һәр вакыйгага позитив карарга тырышыгыз, бу сезнең җиңүгә юлыгызны кыскартыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) 
Хис белән акыл арасында баланс (тигезлек) табарга тырышыгыз, шул чакта бик-бик күптәнге мәсьәләне бик җиңел хәл итәрсез.

Балык (19 февраль – 20 март) 
Акчагыз янга калсын дисәгез, кибеттә бар ялтыраган әйбергә барып ябышмагыз, кирәклесен генә алыгыз.

Фото:ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading