16+

Ихтыяр көчегезне туплагыз: 7-14 июньгә йолдызнамә

Күп нәрсәне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге ачыла: яңалыктан курыкмаска кирәк.

Ихтыяр көчегезне туплагыз: 7-14 июньгә йолдызнамә

Күп нәрсәне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге ачыла: яңалыктан курыкмаска кирәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна күңелле вакыйгаларга бай булачак. Аек акылыгызны эшкә җиксәгез, эшләрегезне уңышлы башкарып чыгарсыз. Кайбер Кучкарларны көтелмәгән сәяхәт көтә.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бөтен нәрсә дә сез дигәнчә генә бармавы эчегезне пошыра. Борчылудан файда юк, хәлләр җайланганны көтәргә кала. Озак еллар күрешмәгән туганнарыгыз кунакка килер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Аңлашылмаучанлыклар гауга китереп чыгармасын. Эшлекле мөнәсәбәтләрдә дә саграк булырга тырышыгыз, интригаларда катнашмагыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кәефегез гел үзгәреп торуга карамастан, максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Ниһаять күптән борчып торган проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бер эшне башлап, икенчесен ташлап, вакытыгызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез, ә максатыгызга таба барыгыз. Ихтыяр көчегезне туплагыз. Атна ахырында романтик очрашу көтә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларның башлары белән эшкә чумган мәле. Атна ахырында кулга зур суммада акча керәчәк, дигән өмет аларның эшләү теләген тагын да арттыра. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атна күп нәрсәгә өйрәтер. Бу эшкә дә, гаиләгә дә кагыла. Бәлки үткәнгә анализ ясарга, кайда нинди хата җибәргәнегезне, нәрсәне дөрес эшләмәнегезне аңлау сезгә нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәр? 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннарга бөтен дөньясы каршы сыман булып тоела. Бары тик тынычланырга һәм эмоцияләрегезне бераз йөгәндә генә тотарга өйрәнергә кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар каршында яңа горизонтлар ачыла. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр төсле: сез хәзер чын дуслыкка, узара ярдәмгә һәм хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләр генә эзлисез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Гадәтләнгән эш бертөрле һәм кызыксыз булып тоела башлар. Үзегезне бүтән бер яңа өлкәдә сынап карыйсыгыз, яңа һөнәрләр үзләштерәсегез килер. Кызыклы тәкъдим булуы ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Эш дип башыгызны ташлап эшләүнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс төсле. Саллы гына премия алып куюыгыз бар. Ләкин организмыгыз сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Күп нәрсәне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге ачыла: яңалыктан курыкмаска кирәк. Нәрсәгә тотынсаң да, уңыш белән төгәлләнә торган атна. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading