16+

Кеше сүзенә карамагыз: 21-28 июньгә йолдызнамә

Эш буенча килешүләр төзү, яңа эшкә керешү өчен уңышлы атна.

Кеше сүзенә карамагыз: 21-28 июньгә йолдызнамә

Эш буенча килешүләр төзү, яңа эшкә керешү өчен уңышлы атна.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Җиң сызганып эшләвегез бушка китмәс, нәтиҗәсен күреп, бик нык сөенерсез. Бу, эш өчен уңышлы атна булса да, җитди килешүләрне имзалар алдыннан җиде кат уйлагыз. 

Үгезбозау ( 21 апрель - 20 май)
Ялгыз Үгезбозауларны яңа танышулар көтә. Иҗат, яңа проектлар башлап җибәрү өчен уңышлы чор. Нәтиҗәсен көзен күрерсез.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Ремонт эшләрен тәмамларга ашыгыгыз, йортка яңа җиһазлар сатып алу өчен дә уңышлы вакыт. Гаилә мөнәсәбәтләре сезнең өчен беренче урында булыр.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Танышларыгыз сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Киңәш биреп, ахырдан үзегез гаепле калмагыз. Сорауга җавапны үзләре тапсыннар.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Җитәкчегез эштәге тырышлылыгызны тиешенчә бәяләр. Яңа эш урыны тәкъдим итәргә дә мөмкиннәр. Сез тулысынча эшкә чумган, шуңа күрә, гаиләдәгеләрнең үзләрен ялгыз хис итүләренә зарланулары ихтимал. 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Өйдәгеләрнең сезне йомышчы малай ролендә тотулары ачуыгызны китерер. Сүзегезне нык итеп әйтә белегез. Яраткан кешегез белән икегез арагызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, атна ахырында барысы да җайга салыныр.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Сезгә кичекмәстән тынычлык, ял кирәк. Санаторий кебек дәвалану урыннарына барырга мөмкинлегегегез булмаса, һичюгы табигатькә чыгып булса да, үзегезгә көч туплагыз, башыгызны ял иттерегез. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарга һәр өлкәдә уңыш елмаер. Кыюсыз Чаяннар атна ахырында сөйгән кешесенә курыкмыйча мәхәббәтен аңлата ала. Бу адымнары өчен алар үкенмәс. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Эш урынында бер баскычка югары күтәрелерсез. Күтәрелү керемегезне арттырмаса да, үзегез канәгать калырсыз. Сөйгәннәре белән ачуланышучылар дуслашырлар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 гыйнвар)
Кыска гына вакыт эчендә яңа һөнәр үзләштерә алуыгызга үзегез дә гаҗәпләнерсез. Ләкин эш урыныгызны алыштырырга ашыкмагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар - 18 февраль)
Сукоярлар көтелмәгән адымнары белән күпләрне шаккатырыр. Кеше сүзенә карамагыз: башлаган эшләрегез уңышлы тәмамланыр. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Эш буенча килешүләр төзү, яңа эшкә керешү өчен уңышлы атна. Һич уйламаган кешенең мәхәббәт аңлатуыннан аптырап калган Балыклар, беркадәр вакыттан соң, ул кешенең үзенә дә ошавын аңлар. 

Фото: https://ru.freepik.com/
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading