16+

Күңелле, позитив атна: 7-14 февральгә йолдызнамә

Сезгә бөтен эш бүтәннәргә караганда җиңелрәк бирелә.

Күңелле, позитив атна: 7-14 февральгә йолдызнамә

Сезгә бөтен эш бүтәннәргә караганда җиңелрәк бирелә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарларга үзләре өчен дә, башкалар өчен дә бик күп эшләргә туры киләчәк. Аның каравы кесә ягы сизелерлек калынаячак. Күптән хыялланган әйберегезне сатып алу бәхетенә ирешерсез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна уртасында бер үзегез генә белгән проблемагызны хәл итәрсез. Шикләнеп, икеләнеп кенә башлаган эшегез сөендерер. Очраклы бер очрашуның гомерлек булуы ихтимал. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Хыялланып кына калмагыз, тизрәк аларны тормышка да ашыра башлагыз. Эшегезне бу атнада башлап калдырсагыз, очы-кырыена чыгуы җиңелрәк булыр. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бик якын дип санаган дустыгызга да ачылып китеп эч серләрегезне, алдагы көнгә планнарыгызны сөйләмәгез. Дустыңның да дусты булуын онытмагыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Хисләрегезне йөгәндә тотарга тырышыгыз. Югыйсә эштәгеләр белән дә, өйдәгеләр белән дә сүзгә килеп, үзегезгә үзегез аяк чалырга мөмкинсез. Энергиягезне кая куярга белмәсәгез, кулыгызга көрәк тотып кар көрәп керегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Якыннарыгызның проблемаларын хәл итеп атнаның үткәне сизелмәячәк тә. Туганнарыгызга, якын кешегезгә игътибарлырак булырга тырышыгыз, сезнең ярдәм аларга бик кирәк. Бу атнада акча янчыгыгыз калынаер. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Күңелле, позитив атна. Бөтен нәрсә сез теләгәнчә хәл ителеп торгач, шулай дими ни дисең?! Йолдызларның киң күңеллегеннән файдаланып калырга тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Күптәннән үпкәләп сөйләшми йөргән кеше белән кабат аралаша башларсыз. Нәкъ шул кешедән үзегез өчен бик тә сөенечле хәбәр ишетерсез. Үткәннәргә  нәтиҗәләр ясагыз, киләчәккә планнар төзегез. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылардан бөтенесе дә нәрсәдер көтә. Җитәкчегә дә, хезмәттәшләргә дә, өйдәгеләргә дә ярарга тырышам, аларның өметләрен аклыйм дип, җан фәрманга тырышсагыз да, үзегездән бик үк кәнәгать калмассыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрдә таулар җимерерлек көчләр бар: алар булдыра алырдай эшләргә дә, булдыра алмастайларына да курыкмыйча барып ябыша һәм... уңай нәтиҗәгә дә ирешә. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Атна милек мәсьәләләренә караган проблемаларны хәл итеп узачак. Ярдәм бөтенләй уйламаган яктан килер. Сез уйламаган кешеләр дә булышырга теләк белдерер. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә бөтен эш бүтәннәргә караганда җиңелрәк бирелә. Моны башкаларның сизмәве хәерлерәк, күз тидермәсеннәр. Ниндидер вакыйганың шәхси тормышыгызга координаль үзгәрешләр кертүе ихтимал.   
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading