16+

Кыскача йолдызнамә (10-17 март)

Шәхси һәм финанс мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнегез. Аларны иртәгеге көнгә калдырып, өстегезгә проблема гына өясез.

Кыскача йолдызнамә (10-17 март)

Шәхси һәм финанс мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнегез. Аларны иртәгеге көнгә калдырып, өстегезгә проблема гына өясез.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Эшлекле партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә гомуми максатларга омтылуга басым ясагыз. Бу нәтиҗәлекне бермә-бер арттырачак. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Барлык рәсми очрашуларны башка көнгә күчерегез, ә җомга көнне яраткан кешегезгә багышлагыз, үкенмәссез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Әгәр көчегезне кызганмасагыз, сез планлаштырганга караганда да күбрәк эшли аласыз. Төшенкелеккә бирелүдән туктагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Йолдызлар өйдәгеләр белән бәхәскә кермәскә киңәш итә, аның урынына файдалы эшләр белән шөгыльләнсәгез – үзегез дә, өйдәгеләр дә канәгать калыр.

Арыслан (23 июль – 23 август) Арысланнар өчен очрашулар һәм сәфәрләр өчен уңайлы вакыт. Бигрәк тә ерак сәфәргә чыгучылар, кош тоткандай, сөенеп кайтыр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Шәхси һәм финанс мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнегез. Аларны иртәгеге көнгә калдырып, өстегезгә проблема гына өясез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Кыюрак һәм инициативалырак булыгыз. Үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтүдән курыкмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Үткән вакыйгаларны анализлау һәм нәтиҗә ясау, сез еш ясый торган дөрес булмаган адымнарны киләчәктә ясамаска ярдәм итәр.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Бер бик якын кешегез сезгә алга таба хәрәкәт итәргә комачаулый торган каршылыкларны күрергә ярдәм итәчәк. Аның киңәшенә колак салыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Сез җитәкчегезгә үзегезнең элеккеге эшләнмәләрегезне кулланып, һөнәри осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Авторитетыгызны саклап калу өчен үҗәтлек күрсәтегез. Сезгә бераз яраклашырга өйрәнергә кирәк.

Балык (19 февраль – 20 март) Кайбер кешеләрнең үз-үзен тотышы сезнең эмоциональ тотрыклылыгыгызны сынарга мөмкин, сак булыгыз һәм авантюрага бирелмәгез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading