16+

Мактанырга ашыкмагыз: 19-26 июньгә йолдызнамә

Сюрпризлар атнасы. Сезгә көтмәгән җирдән акча керергә мөмкин, кыйммәтле бүләк тә бирүләре ихтимал.

Мактанырга ашыкмагыз: 19-26 июньгә йолдызнамә

Сюрпризлар атнасы. Сезгә көтмәгән җирдән акча керергә мөмкин, кыйммәтле бүләк тә бирүләре ихтимал.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Активрак булыгыз, бәлки бер урында таптанудан туктап, үсеш турында уйлый башларсыз? Тырышлыгыгызны җитәкчегез дә күрә, сезгә куркып калмаска гына кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кызып китеп төзәтеп булмастай ялгышлар ясый күрмәгез. Атна шәхси мәсьәләләрне хәл итәр өчен уңышлы түгел, аларны икенче атнага калдырып торсагыз яхшырак булыр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Организмыгыз ял сорый. Кыска вакытлы булса да ял алырга карагыз. Үзегезне ирексезләп, күңелегез теләмәгән эшне эшләргә мәҗбүр итмәгез. Кайда позитив, сез шунда булырга тырышыгыз.  

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яңа эш урыны эзләү өчен уңай вакыт. Эш урыннарын алыштырырга теләгән Кыслалар моны курыкмыйча эшли ала. Кирәкмәгәнне уйламагыз. Сез уйлап кына вәзгыять үзгәрми... үзегез үзгәртми торып.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Кызу темпераментлы Арысланнар сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләр аңлаша. Туктагыз! Матур итеп аңлашып яшәүгә кайвакыт бер җылы сүз җитә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Вак-төяк мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, Кызларның эшләре ал да гөл. Нинди эшкә алынсагыз да, башкарып чыгасыгызга ышанып башлагыз – бу атна уңышлар атнасы. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Нишләрмен инде, дип куркып торган эшегез сез уйлаганга караганда күпкә җиңелрәк булып чыга. Кайвакыт уңышка ирешер өчен агым уңаена йөзәргә дә була. Ишарәне аңладыгызмы?

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Карьера үсеше яки бик кызыклы эшлекле тәкъдим көтә. Баш тарту турында уйламагыз да хәтта. Форсатны ычкындырмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Финанс мәсьәләләрен хәл итә алмаганга кәефегез шәптән түгел. Акчагызны кирәкмәгәнгә әрәм-шәрәм итүнең нәтиҗәсе бу! Бурычка акча яки кредит алмагыз, тагын да ныграк әҗәткә батуыгыз бар. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Ниндидер эшкә алынып, тиз генә уңышка ирешерсез. Ләкин мактанырга ашыкмагыз, күз тидермәсеннәр. Кәҗәмөгезләрне романтик мавыгу көтә. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Киреләнеп үзегезнең юлыгызны япмагыз. Өйдәгеләр белән бергә уйлашып, киңәшләшеп уртак фикергә килергә тырышыгыз. Югыйсә, юктан гына тавыш чыгуы ихтимал. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Сюрпризлар атнасы. Сезгә көтмәгән җирдән акча керергә мөмкин, кыйммәтле бүләк тә бирүләре ихтимал. Күңелегезне тырнап торган мәсьәләләр җайлы гына хәл ителәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading