16+

Матур “сайраучы” кешеләргә ышанып бетмәгез: йолдызнамә (28 июль – 4 август)

Буталчык уйлардан сезне аек акыл гына коткарачак. Хисләргә бирелмәгез, берничә көн ял итегез.

Матур “сайраучы” кешеләргә ышанып бетмәгез: йолдызнамә (28 июль – 4 август)

Буталчык уйлардан сезне аек акыл гына коткарачак. Хисләргә бирелмәгез, берничә көн ял итегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Һәрвакыт җиңүче була алмыйсыз бит. Бу юлы җиңелү тойгысы белән килешергә туры киләчәк. Дөрес, бу әле бөтен өметләрнең җимерелүен аңлатмый.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Дусларыгызга һәм хезмәттәшләрегезгә, хәтта бөтенләй ачык булып күренгән әйберләрдә дә тирән мәгънә яшеренгән булуы мөмкин икәнен аңлатыгыз, моны ачыклау – дөрес юлны күрсәтер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сезгә кырын караган кешеләр белән аралашуыгызны туктатып торыгыз. Беркемгә дә үзбәягезне төшерергә юл куймагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Бу арада үзегез дә, кәефегез дә, планнарыгыз да “уалырга” гына торачак. Авыр темалардан һәм предметлардан качыгыз. Үзанализ белән шөгыльләнмәгез.

Арыслан (23 июль – 23 август) Кемгәдер ярдәм иткәч, бу кеше дә кайчан да булса миңа ярдәмгә килер дигән “мәкерле” уегызны башыгыздан чыгарып атыгыз. Эчкерсез булсагыз, кешеләр сезгә үзләре дә тартылыр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сездә ике тойгы бәхәсләшә: күңелегезнең бер яртысы актив тормыш таләп итә, икенчесе өйдә утыруны өстенрәк күрә. Сезгә алтын урталыкны табарга кирәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сез планнарыгызны тамырдан үзгәртәчәк ниндидер вакыйганы көтәсез. Ашык-пышык планнар төземәскә тырышыгыз, вакыйгаларны үз агымына куегыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезнең энергиягез ташып тора, шуңа күрә сезне һәрвакыт волонтер ролендә файдаланалар да. Үзегезне бүтән юнәлешләрдә сынап карагыз, сез күпкә сәләтлерәе бит.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезнең уйлап табуыгыз күпләрдә көнчелек уятачак. Сезнең уйлап табуыгыз мактауга лаек. Ләкин сорау – аның белән нәрсә эшләргә?

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Буталчык уйлардан сезне аек акыл гына коткарачак. Хисләргә бирелмәгез, берничә көн ял итегез. Тәнегезгә дә, җаныгызга да ял кирәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Аз гына хата җибәрү аркасында алдыгызга куелган бурычны үтәр өчен хәзер бөтен көчегезне куярга мәҗбүрсез. Алга таба вәгъдәләр биргәндә сак булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март) Шикле, күңелегез ятмаган эшләргә алынмагыз. Матур “сайраучы” кешеләргә ышанып бетмәгез. Бурычка акча бирмәгез.. 

Фото: freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading