16+

Сезнең өчен тауга менү бернигә дә тормый: 7- 14 мартка йолдызнамә

07 марта 2025, 09:51
1807
0
0
Уку өчен 3 минут

Бу көннәрдә йолдызлар сезгә иҗат белән шөгыльләнергә һәм рухи дөньягызны баетырга киңәш итә.

Сезнең өчен тауга менү бернигә дә тормый: 7- 14 мартка йолдызнамә

Бу көннәрдә йолдызлар сезгә иҗат белән шөгыльләнергә һәм рухи дөньягызны баетырга киңәш итә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна буе сез дөньяны яулап алырга әзер торган давыл сыман булырсыз. Әмма искә төшерегез: ут яндыра да, җылыта да ала. Киңәш: тыныч кына берәр китап укыгыз, бәлки, тормыш турында яңа фикерләр табарсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада сезгә ял итеп, чәй эчәргә һәм тормышның һәр мизгеленнән ләззәт алырга гына кирәк. Бер урында озак утыру туйдыра башласа, берәр нинди ризык пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сездә гаилә учагын җылытырга һәм якыннарыгызны кайгырту теләге кабыныр. Әмма үзегез турында да онытмагыз. Гаилә белән бергәләшеп берәр кая барып кайтыгыз. Сездә ял итәрсез, алар да.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яңа идеяләр, кызыклы сөйләшүләр һәм онытылмас маҗаралар эзләү теләге барлыкка килүе ихтимал. Анардан куркырга кирәкми. Бәлки эчке дөньягызны ачып, берәр шигырь язып куярсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Сезнең өчен бөтен эш идеаль рәвештә эшләнергә тиеш. Әмма тормыш билгеле бер төзелеш буенча бармый. Үзегезгә хаталанырга рөхсәт итегез. Аңардан гына дөнья җимерелмәс.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атнада игътибар үзәгендә бары сез үзегез генә булырга тиеш. Күптән алырга теләгән әйберегезне сатып алыгыз, хыялыгызны чынга ашырыгыз. Үзегезне сәхнәдә сынап карар өчен уңышлы чор.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сез үз максатларыгызга тугры калып, бернигә дә игътибар итмичә барасыз. Ләкин бу атнада үзегезгә ял бирегез, йомшак булыгыз. Эчтәге кичерешләрегез тышка чыксын да югалсын. Җиңеләеп калырсыз!

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эшегездәге киеренке мәсьәләне чишәргә бер кеше булышыр. Тормыш сезне юкка гына очратмый. Ул кеше сезнең күңел сердәшегезгә әверелергә мөмкин. Шулай ук тиздән яхшы хәбәр ишетерсез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Күңел сәяхәт көтә, ләкин эш үз-үзен эшләми. Тик өйдә дә кызыклы нәрсәләр табып була бит. Йолдызлардан киңәш: берәр яңа уен уйлап табыгыз һәм гаиләгез белән уйнагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тормыш катлаулы түгел, кешеләр үзләре аны катлауландыра. Чебеннән фил ясарга кирәкми, гади әйберләргә игътибар итегез. Сез дөньяны нык яратсагыз да, ул сезне күбрәк ярата.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сез тырыш һәм максатчан. Сезнең өчен тауга менү бернигә дә тормый. Бу атнада сез карьера үсеше һәм финанс тотрыклылык турында уйланырга мөмкинсез. Әмма шулай ук ял итү турында да онытмасагыз иде. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу көннәрдә йолдызлар сезгә иҗат белән шөгыльләнергә һәм рухи дөньягызны баетырга киңәш итә. Әлеге уеннан башланган шөгыль бик зур акчалы эшкә килеп чыгару ихтималы бар.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading