16+

Тимерне кызуында суксагыз: 19-26 гыйнварга йолдызнамә

Сезнең эшчәнлегегезне күзәтүче халык азрак булган саен, ул уңышлырак булачак.

Тимерне кызуында суксагыз: 19-26 гыйнварга йолдызнамә

Сезнең эшчәнлегегезне күзәтүче халык азрак булган саен, ул уңышлырак булачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Беркая да ашыгырга кирәк булмаса да, атна буе каядыр чабасыз. Аның каравы, вакытыгызны тиешле рәвештә оештыра алсагыз, бик күп нәрсәгә өлгерерсез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Җилкәгезгә ике якны татулаштыру бурычы төшүгә әзер булыгыз. Ләкин күңелегезгә авыр алырга тырышмагыз, барысы да узгынчы “давыл” гына.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сез инде шартлау чигендә, ләкин шартлый алмыйсыз. Хисләрегезгә башка чыгу юлы эзләгез, мәсәлән экстрималь спорт төре белән шөгыльләнегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Өстегезгә эш өстенә эш өюләренә ачуыгыз килмәсен. Һичюгы үзегезнең кирәклегегезне аңлавыгыз белән юанырга тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) Әңгәмәдәшегезнең сезгә нәрсә әйтергә теләвенә игътибар итәргә кирәк. Аның сезгә үзе өчен зур әһәмияткә ия берәр нәрсә әйтергә тырышуы ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Әйләнә-тирәдәгеләрнең сезнең турында сөйләгәннәренә колак салырга тырышыгыз. Үзегез турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белерсез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Теге яки бу гамәлләрне башкарганда төгәлрәк булыгыз. Сезгә ике нәрсәнең берсен сайларга кирәк булачак. Уйларга вакытыгызны кызганмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Атна төрле сәфәрләр өчен уңышлы. Сезгә бер урында гына утыру шактый кыен булачак, шуңа күрә һичюгы урам әйләнеп булса да кайтыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезгә финанс ягыннан хәтта сез исәп тотканнан да күбрәк уңыш елмая. Әмма озак уйламагыз, тимерне кызуында суксагыз, отарсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Сез, вөҗдан газабы кичермичә генә, якыннарыгызны эксплуатацияли аласыз. Алар сезгә файдалы булуларына шат кына булачак, ә шат булмасалар, бу аларның проблемалары.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сездән башка беркем дә сәламәтлегегез турында кайгырта алмый, ә сәламәтлегегезгә карата игътибарсыз мөнәсәбәт кыйммәткә төшә ала.

Балык (19 февраль – 20 март) Сезнең эшчәнлегегезне күзәтүче халык азрак булган саен, ул уңышлырак булачак. Ничек һәм нәрсә эшләвегездә беркемнең эше булмасын, иң мөһиме - нәтиҗә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading