16+

Уйламаган җирдән акча керер: йолдызнамә (3-10 март)

Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә әзер булыгыз. Моның әҗере дә озак көттермәс. Чакырган җиргә барудан баш тартмагыз. Яңа эш тәкъдим итсәләр, барыгыз.

Уйламаган җирдән акча керер: йолдызнамә (3-10 март)

Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә әзер булыгыз. Моның әҗере дә озак көттермәс. Чакырган җиргә барудан баш тартмагыз. Яңа эш тәкъдим итсәләр, барыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкарлар игътибар үзәгендә кайнаячак. Эштәгеләр белән мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрер: аларны ныграк хөрмәт итә һәм фикеренә колак сала башларлар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Очраклы танышулар, кызыклы очрашулар күп булачак. Карашлары сезнекенә капма-каршы булган кешеләр белән аралашу фикерегезне үзгәртәчәк, кешеләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Көннәрегез төрле дәүләт оешмаларына йөгереп йөрү, күчемсез милек белән бәйле документларны рәсмиләштерү белән үтеп китәр ахры.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Акча белән бәйле мәсьәләләр бик җайлы хәл ителер. Сез уйлап та карамаган чыганаклардан акча керер, бурычлы Кыслалар бурычларыннан котылыр.

Арыслан (23 июль – 23 август) Бу көннәрдә артык тәвәккәл адымнар ясамагыз, күп сөйләшмәгез. Бу сезгә хаталардан, өстегезгә кирәкмәгән йөк алудан качарга мөмкинлек бирәчәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сездән сабырлык таләп ителә. Көтелмәгән хәлләр аркасында планнарыгызны үзгәртергә, бәлки кайбер Кызларга ерак юлга чыгып китәргә туры килер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Эшегез тавык чүпләп бетермәстәй күп булса да, борчылмагыз. Сез кайсы эшне алданрак, кайсын соңрак эшләргә икәнен яхшы беләсез, юк-барга вакытыгызны сарыф итмисез, шуңа күрә, сезнең барысы да яхшы булачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Беренче планга хисләр чыкканга күрә, вакыйгаларны бик үк дөрес бәяләп бетермәвегез дә ихтимал. Сезгә элек битараф кебек булып тоелган кеше сезнең белән ачыктан-ачык кызыксына башлар.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Гаиләгә кагылышлы мәсьәләләргә беренче чиратта хәл итәргә кирәк булачак. Бу исә гаиләдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга китерәчәк. Шул рәвешле сез берюлы ике куянны койрыгыннан тотарсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кәҗәмөгезләрнең тормышында романтик мөнәсәбәтләр бөреләнеп килә. Сөйгән кешегезгә хисләрегезне белдерергә курыкмагыз, бу аның да сезгә карата хисләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Яңа мөмкинлекләр, яңа ачышлар вакыты. Форсаттан файдаланып калырга кирәк, чөнки ул тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк. Тимерне кызуында сугыгыз - үкенмәссез.

Балык (19 февраль – 20 март) Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә әзер булыгыз. Моның әҗере дә озак көттермәс. Чакырган җиргә барудан баш тартмагыз. Яңа эш тәкъдим итсәләр, барыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading