16+

Йолдызнамә (1-8 апрель) 

Атна сез күптән омтылган нәрсәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - югалып калмаска һәм көчегезне кызганмаска. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз, чөнки вак-төяк уңышсызлыклар, күңелсез хәлләр дә булуы мөмкин. Сез күптән белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр ярдәм кулы сузар.

Йолдызнамә (1-8 апрель) 

Атна сез күптән омтылган нәрсәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - югалып калмаска һәм көчегезне кызганмаска. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз, чөнки вак-төяк уңышсызлыклар, күңелсез хәлләр дә булуы мөмкин. Сез күптән белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр ярдәм кулы сузар.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Атнаның төп катлаулылыгы - үзеңне кулда тоту һәм беркем белән дә ачуланышмау. Кучкарларга җитәкче һәм башка абруйлы кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу аеруча кыен. Кызмагыз, салкын акыл белән уйлагыз. Яңа башланып киткән дуслык тиздән карьера баскычыннан күтәрелүгә китерәчәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләү мөһим. Бу дөрес карарлар кабул итү, яңа хаталар ясамау өчен кирәк. Сез күп кешегә ярдәм кулы сузасыз, яхшы киңәшләр бирәсез. Ул кешеләр күпмедер вакыттан чын дуска әйләнәчәк. Ниндидер мөһим мәгълүмат килеп ирешүе ихтимал.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Бу атна күптән кул селтәгән эшләрне тәмамлап кую өчен яхшы. Ләкин моның өчен сезгә ихтыяр көче кирәк булачак. Ялкауламаска тырышыгыз. Тирә-юньдәгеләр белән аралашу сездән зур сабырлык таләп итә. Телегезне вакытында тешләп калырга тырышыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Атнагызның үзара ачуланышучыларны тынычландыру, киреләнүчеләрне үгетләү белән выжылдып узып киткәнен сизми дә калырсыз. Эшегез гадәттәгедән күбрәк булса да, барысына да өлгерүегезгә үзегез дә гаҗәпкә калырсыз. Зур гына күләмдә акча керүе ихтимал. Ниндидер вакыйгага сөенерсез.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Зур һәм мөһим нәрсәгә керешкәнче, башта ике тапкыр уйлагыз. Көтелмәгән кыенлыклар туарга мөмкин. Яңа танышлар белән аралашканда саграк булыгыз. Сезгә төрле кешеләр тартыла, аларның бөтенесе дә сез уйлаганча изге ниятле булмаска да мөмкин. Ә менә якыннарыгызга бар нәрсәдә дә таянырга мөмкин.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Атна башында шәп идеяләр туарга мөмкин. Аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә сез тиздән иң мөһим максатларыгызга ирешерсез. Һөнәри хезмәттәшлек яисә уртак эш башлап җибәрү турындагы тәкъдимнәр булырга мөмкин. Атнаның икенче яртысында сезгә ялгыз калып, тынгылык бирмәгән сорауларга җавап табарга тырышырга кирәк.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Атна сез күптән омтылган нәрсәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - югалып калмаска һәм көчегезне кызганмаска. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз, чөнки вак-төяк уңышсызлыклар, күңелсез хәлләр дә булуы мөмкин. Сез күптән белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр ярдәм кулы сузар. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Башлаган эшләрне ахырына җиткерү җиңел булмас. Юлыгызда киртәләр гадәттәгегә караганда күбрәк булуы мөмкин. Ләкин алар сезне чигенергә мәҗбүр итмәс. Иң мөһиме – ачуланмаска, өйдә дә, эштә дә дустанә мөнәсәбәтне сакларга тырышыгыз. Югыйсә, булган проблемалар катлауланачак кына.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Атна үзегезнең эшләрне читкә куеп, бүтәннәрнең проблемаларын хәл итеп үтәчәк. Танышларыгызның күбесе сезнең ярдәмгә мохтаҗ, сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез, ул сезгә озакламый икеләтә кайтыр. Элек югары фикердә булган кешеләрнең сүзләре ошамаячак. Игътибар итмәгез, бар да вакытлыча! 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Тынычлыкны, һич югы, тыныч кыяфәт сакларга тырышыгыз. Бу атнада күп эшләрнең уңышы ачуыгызны тыя алу-алмауга бәйле булачак. Сез еш кына чит кешеләрнең ялгышларын күргәч, үпкәләтерлек итеп кисәтү ясыйсыз. Ә менә үзегезгә карата булган тәнкыйть сүзләрен күтәрә алмыйсыз. Киләчәккә илһамландыручы планнар барлыкка киләчәк.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Ашыкмагыз. Бу атна иллюзияләр белән тулы. Сезне яхшы белгән һәм үзегез ышанган кешеләр белән генә аралашыгыз. Алар сөйләгәннәрнең барысы да сезгә ошамаска да мөмкин, әмма соңрак сез ул киңәшләр өчен эчегездән генә булса да, рәхмәт әйтерсез. Күпчелек Сукоярлар нәкъ менә шушы көннәрдә алга таба нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен аңлар.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Яхшы атна. Бүгенге вакыйгалар сезне борчылырга, хәтта еларга мәҗбүр итә. Түзегез: нәкъ менә алардан сезнең тормышыгызда мөһим үзгәрешләр башланачак. Үзегезгә игътибарлырак булырга тырышыгыз. Исегездә тотыгыз: сез хәзер үзегезнең эчке халәтегезне яхшырак аңлаган саен, башкалар белән тату яшәү җиңелрәк була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading