16+

Йолдызнамә (10-17 август)

Үзегезгә артык югары таләпләр куймагыз. Үзеңне аямый эшләүдән файда юк. Бераз булса да үзегезне яратырга өйрәнергә вакыттыр бит инде? Күңелегез кушканны гына эшләгез.

Йолдызнамә (10-17 август)

Үзегезгә артык югары таләпләр куймагыз. Үзеңне аямый эшләүдән файда юк. Бераз булса да үзегезне яратырга өйрәнергә вакыттыр бит инде? Күңелегез кушканны гына эшләгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна күңелле вакыйгаларга да, вак-төяк мәшәкатьләргә дә бай булачак. Эш урынындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә игътибарлырак булырга киңәш ителә. Атна сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.     

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозауга вак-төяк көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып торып, төп игътибарын сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Машина, йорт ише зур әйбер сатып алу ихтималы зур. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләргә бик шәп эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Теләсә кемнең киңәшен тыңлап йөрмәгез. Алданмас өчен бик игътибарлы булыгыз. Сезнең өчен файдалы яңа мөмкинлекләр ачылуы бик ихтимал.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булырга охшап тора. Йолдызлар акчагызны кирәкмәгәнгә әрәм-шәрәм итмәскә куша. Эчке тоемлавыгызны тыңласагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.   

Арыслан (23 июль – 23 август)
Арысланнарның ишеген көтелмәгән шатлык шакырга тора. Тик сөенечтән исереп көндәлек мәшәкатьләрне онытып җибәрә күрмәгез. Балалар белән аралашу сездән зур сабырлык таләп итәчәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларны кызу, тыгыз атна көтә, әмма шулай булуга да карамастан, аларга бөтен яктан да уңыш елмаячак. Гайбәткә ышанмасалар, аларны мәхәббәт өлкәсендә бәхет  көтә.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттырырга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Күңелегезгә якын шөгыль табыгыз, ул сезгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәр.   

Чаян (24 октябрь – 22 нобярь)
Якыннарыгызның күңелен аңларга тырышыгыз. Дорфа дәшеп, рәнҗетә күрмәгез. Уйламыйча әйткән сүзегез белән кешенең йөрәген  яралый күрмәгез. Бер атна ял алып, бераз башыгызны “җилләтеп” алыгыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуын теләмәсәгез, бераз кешегә юл куярга һәм сүзегезне үлчәп сөйләргә өйрәнергә туры киләчәк. Ялгыз Укчыларны яңа танышулар көтә.   

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Дусларыгызның берсенә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Гозерен кире какмагыз. Эшләгән яхшылыгыз киләчәктә үзегезгә күбе белән әйләнеп кайтачак. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Очраклы танышу мәхәббәткә яки чын дуслыкка әверелергә мөмкин. Сукоярларга бик күп эшләргә туры киләчәк, әмма алар зарланмый, чөнки аның уңыш китерәсен белә.

Балык (19 февраль – 20 март)
Үзегезгә артык югары таләпләр куймагыз. Үзеңне аямый эшләүдән файда юк. Бераз булса да үзегезне яратырга өйрәнергә вакыттыр бит инде? Күңелегез кушканны гына эшләгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading