16+

Йолдызнамә (10-17 февраль)

Бу атнада бүтәннәр хыялланып та булдыра алмаган эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз. Тарткан атка – йөк, эшләгән кешегә эш өяләр

Йолдызнамә (10-17 февраль)

Бу атнада бүтәннәр хыялланып та булдыра алмаган эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз. Тарткан атка – йөк, эшләгән кешегә эш өяләр

Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу атнада бүтәннәр хыялланып та булдыра алмаган эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз. Тарткан атка – йөк, эшләгән кешегә эш өяләр. Артык эш алып, энергиягезне сарыф итмәгез. Ул әле сезгә яңа проектлар башлап җибәрер өчен кирәк булачак.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Әгәр партнерларыгыз сезгә артык шәп тоелган тәкъдим ясый икән, моннан шикләнергә, ниндидер этлек эзләргә кирәкми. Бу – бизнес яки инвестицияләр өлкәсендә яңа проектлар әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнү өчен менә дигән форсат. Атна азагында эш буенча берничә тәкъдим сезгә карьераның чираттагы баскычына күтәрелү мөмкинлеге бирәчәк.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Сезне берьюлы берничә юнәлештә уңай үзгәрешләр көтә. Хыялланырга да курыккан нәрсәләр үзләре үк сезнең кулыгызга керәчәк. Моңа ышанырга һәм көтәргә генә кирәк. Сезнең эш буенча тәҗрибәгез һәм осталыгыгызны җитәкчегез уңай бәяләр. Шәхси тормышта  да ышанмаслык вакыйгалар көтелә, бәхетегезгә юл ачык.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Аз гына аек акыл һәм тәвәккәллек, һәм сез теләгән максатыгызга ирешерсез. Йолдызлар сезгә максатка ирешү өчен тәҗрибәләр үткәрмәскә, өйрәнелгән алымны кулланырга киңәш итә. Сүзегездә торыгыз, аны эшегез белән раслагыз, югыйсә авторитетыгызны какшату куркынычы бар. Ял көннәрен якын кешеләрегез белән аралашуга багышларга кирәк.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Эшләгән кешене яраталар, мактыйлар, тик баш белән җәмәгать эшенә чумарга ашыкмагыз әле. Өйдәге эшләрегез турында да онытмагыз, югыйсә атна ахырына алар шулкадәр күп җыелыр, ял итәсе урынга, ат урынына эшләргә туры килүе бар. Шуның аркасында гаиләдә берникадәр эмоциональ киеренкелек туарга мөмкин.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Карьера өлкәсендәге үсеш сезне аптырашта калдырыр, чөнки бит әле күптән түгел генә сез моның турында хыяллана да алмый идегез. Зур амбицияләр белән җиң сызганып эшкә тотынып, ахырдан сыгылган лимон хәлендә калмас өчен чаманы белегез. Пәнҗешәмбе көнне интригалардан сак булыгыз.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Бу атнада бернинди яңа эшләр дә башламагыз, элеккеләрен тәртипкә китерегез. Кешеләр һәм тормыш турындагы начар фикерләрдән арыныгыз. Планнарыгыз турында азрак сөйләргә тырышыгыз, чөнки дусларыгыз чын күңелдән ярдәм итәргә теләсәләр дә, бөтен эшне бозарга мөмкиннәр. Үз көчегезгә ышаныч сезне теләгән уңышка китерер.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Бу атнада сезне зур табыш һәм кызыклы эшлекле тәкъдимнәр көтә. Уңышлы атна, бигрәк тә укытучылар, юристлар һәм журналистлар өчен. Инициатива һәм тәвәккәллек сезгә матди иминлек китерәчәк. Мәхәббәткә ышанырга һәм үз хисләреңне яшермәскә кирәк.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Эмоциональ киеренке атна. Иртәгәсе көн турында кайгырып, башыгызны катырмагыз, бүгенге көн белән яшәгез, көндәлек вакыйгаларга шатланыгыз. Ниндидер яхшы хәбәр булачак! Перспективалы проектларга игътибар итегез. Пәнҗешәмбе сезгә мөһим мәсьәләне хәл итү яки өстәмә табыш алу бәхете елмаерга мөмкин.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Әгәр конфликтларны булдырмыйм дисәгез, үз сүзегезне генә әйтмәгез, башкаларны да тыңлагыз, башкаларның да фикерен исәпкә алыгыз. Пәнҗешәмбе көнне җитәкчелек ягыннан кызыклы тәкъдим булырга мөмкин. Җомга сездән тынычлык һәм рациональ фикерләүне таләп итәчәк. Тискәре хис-кичерешләргә бирелмәгез.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Атна шактый киеренке, әмма сез үз хезмәтегезнең җимешләрен чынлап та күрерсез. Сезгә эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләрне аерырга һәм амбицияләрегезне бераз йөгәндә тотарга туры киләчәк. Пәнҗешәмбе көнне теләсә нинди саксыз сүз талашуга сәбәп булырга мөмкин, сөйләүгә караганда, күбрәк эш итегез.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Кызыклы эш сезнең кәефегезгә уңай йогынты ясаячак, ә менә ялкаулансагыз, депрессиягә бирелүе дә озак түгел. Якын кешеләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз, алар сезгә беренче карашка булмастай кебек тоелган мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәчәк. Яңа проект башлагыз, үз мөмкинлегегезне ычкындырмагыз, уңайлы вакытны кулланыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading