16+

Йолдызнамә (11-18 март)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызнамә (11-18 март)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Атнаның беренче яртысы - мөһим күзәтүләр, дөрес нәтиҗәләр ясау һәм яңа планнар кору өчен кулай. Карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге бирә торган эшлекле тәкъдимнәр көтелә. Атнаның икенче яртысы – мәшәкатьле. Ләкин сез югалып калмассыз, барлык сынауларны да җиңәрсез.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Атна башында сезгә әйләнә-тирәдәгеләр белән тату яшәве гадәттәгегә караганда кыенрак булачак. Кайвакыт хәтта сыналган күптәнге танышларыгыз белән дә уртак тел таба алмый аптырыйсыз. Атнаның икенче яртысы - ачыктан-ачык мөһим сөйләшүләр вакыты. Уйламыйча фикерегезне әйтергә ашыкмагыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Сезгә шикле шәхесләр, мошенниклар һәм алдакчылар тартылырга мөмкин. Кайбер кешеләр үзләрен шулай тоталар ки, аларны чиста суга чыгару җиңел түгел. Шатлык өчен сәбәпләр табылып кына торачак. Җитди мөнәсәбәтләр башлану ихтималы зур.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Сезгә ярдәме тия торган кешеләр белән танышырга мөмкинсез. Атна уртасында каршылыклар һәм бәхәсләр туарга мөмкин. Чит кешенең хаталары сезне ярсыта, ә үзегезнеке – борчый. Дөньяга позитив карый башласагыз, вазгыять тә уңай якка үзгәрер.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Атна яхшы башлана. Бу игътибарны мөһим эшләргә юнәлтү, иң катлаулы бурычларны хәл итү өчен бик яхшы вакыт.  Сез күптәннән белгән һәм хөрмәт иткән кешеләрдән хезмәттәшлек турында кызыклы тәкъдимнәр булырга мөмкин. Атна ахыры ниндидер мөһим яңалыклар вәгъдә итә.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Атна авыр булса да, бу сезне планнарыгызны үзгәртергә мәҗбүр итмәячәк. Эшлекле даирәдә игътибарлырак булыгыз - алдамасыннар. Гаиләдә мөһим вакыйгалар, иң якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Кадерле кешеләрегезгә күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Гади атна түгел. Эшләр һәрвакыт уңышлы килеп чыкмый. Ләкин, сез игътибарлы һәм күзәтүчән: бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмаска һәм башлаган эшне ахырына җиткерергә тырышасыз. Максатчан булуыгыз ярдәм итә. Эшлекле мөнәсәбәтләр соңрак романтик мөнәсәбәтләргә әверелергә мөмкин.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Бу атна яңа мөмкинлекләр ача, күптән куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә алган тәҗрибә сезгә соңрак кирәк булачак. Атна уртасында акча белән бәйле эшләргә аеруча игътибар итәргә кирәк булачак. Якыннарыгыз белән ихлас булыгыз: бу гармонияле мөнәсәбәтләр өчен мөһим.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Куелган максатларга һәрвакытта да ирешеп булмый, алда җитди киртәләр дә туарга мөмкин. Сабыр булыгыз һәм вакыйгаларны ашыктырмагыз. Бу атнаның үз плюслары да бар, берсе - җитәкчегезне идеяләрегез белән кызыксындыру, икенчесе – кирәкле кешеләр белән танышу мөмкинлеге.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Уңыш китерә торган атна. Сез күп эшләрне башкарып чыгасыз, моңа соңгы ай эчендә алынган тәҗрибә ярдәм итәчәк. Якыннар белән мөнәсәбәтләрдәге киеренкелекне җайларга тырышыгыз. Атнаның соңгы көннәрендә күп яхшы идеяләр туачак. Сез тиз эшләргә тырышасыз, шуңа күрә көндәшләрегезне уздырасыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Ашыкмаска һәм арымаска тырышыгыз. Бу атнада  максатларга, җиңүләргә тиз арада ирешү бик авыр булачак. Бәхетегезгә, мөрәҗәгать итәрлек, авыр чакта таянырлык  кешеләрегез бар. Ләкин сез ярдәм сораудан читенсенәсез. Ярдәм кулы сузучыларга тиз арада үзегез дә яхшылык эшләргә ашыгасыз. Кабаланмагыз, энергия туплагыз.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Атна күңелле сюрпризлар, бүләкләр, уңышлар вәгъдә итә. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ача торган ниндидер вакыйгалар булачак. Кыюрак булыгыз. Интуициягезгә колак салыгыз. Акчагызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading