16+

Йолдызнамә (13-20 апрель)

Атна күңелле һәм нәтиҗәле узачак. Эшкә кагылышлы җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Дәрәҗәле кеше белән сөйләшүдән баш тартмагыз. Аның сезгә нык кына этәргеч булуы бар.

Йолдызнамә (13-20 апрель)

Атна күңелле һәм нәтиҗәле узачак. Эшкә кагылышлы җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Дәрәҗәле кеше белән сөйләшүдән баш тартмагыз. Аның сезгә нык кына этәргеч булуы бар.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кыслаларга ялыктыргыч эшләр белән шөгыльләнергә туры килер. Аек акыл белән эш итсәгез, эшләрегезне уңышлы башкарып чыгарсыз. Кайбер Кучкарларны көтелмәгән сюрприз көтә.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Яңа тәкъдимнәр килеп чыгуы сездә өмет барлыкка китерер. Эшлекле даирәләрдә үзегезне иркен тотарга тырышыгыз. Дусларча кафега баруның тирәнрәк мөнәсәбәтләргә сәбәпче булуы ихтимал. Үгезбозауларның тормышларында кискен борылышлар көтелә.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Вак-төяк аңлашылмаучанлыкларга юл куймагыз. Бәхәскә кермәгез. Өйдәгеләр белән сүзгә килмәскә тырышыгыз. Бөтен көчегезне эшкә юнәлтсәгез, файдасы күбрәк булыр. Кирәкмәгәнне уйлап эчтән көенеп йөрмәгез.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның максат һәм планнарын тормышка ашырыр чак җитте. Күптән хәл ителмәгән мәсьәлә чишелеш табар. Кыслаларның якыннарына булышасылары. Башта үз эшләрегезне хәл итегез, аннан башкаларга да чират җитәр.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Арысланнар буш урында проблема уйлап табып, башларын кирәкмәгән уй белән тутыралар. Ихтыяр көчегезне туплагыз. Бер эшне башлагансыз икән, ахырына җиткерегез.  Вакытыгызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызларның кәефе минут саен үзгәреп кенә тора. Кайнап чыккан самавар кебек йөрүләре аларның үзләрен дә, якыннарын да ардыра. Позитив булырга тырышыгыз, үпкәләшүләр үзгәртеп булмый торган нәтиҗәләргә китермәсен.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)  
Үлчәүләр профессиягә дә, эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә дә кагыла торган күп нәрсәгә өйрәнерләр. Бер эшне дә күз ачып йомганчы эшләп булмый, сабыр булыгыз. Сезнең уңышка юлыгыз - сабырлык аша.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның кулы эшкә бармый, берсе дә аны аңламый сыман тоела.  Эшләргә дәрт-дәрман һәм теләк барлыкка килсен дисәгез, тынычланырга, хисләрне бераз йөгәндә тотарга кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алудан туктагыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның тормышларын  уңай якка үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килә. Алар теләгән бөтен өлкәдә әкияти рәвештә мөнәсәбәтләр уңай якка борылыш алыр. Серегезне сыналган дустыгызга гына сөйләгез. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең үзләрен бүтән бер өлкәдә сынап карыйсылары килә. Йолдызлар Кәҗәмөгезләргә хәерхаклы, шуңа күрә, теләгән эшләренә һич шикләнми алына алалар. Кызыклы тәкъдимнән баш тартмагыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларның эше җырлап бара. Ләкин йолдызлар игътибарлырак булырга киңәш итә, уңышлардан башыгыз әйләнеп, кирәкмәгән эш эшләп атмагыз. Берсе кешенең сезнең тормышыгызда мөһим роль уйнавы ихтимал.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Атна күңелле һәм нәтиҗәле узачак. Эшкә кагылышлы җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Дәрәҗәле кеше белән сөйләшүдән баш тартмагыз. Аның сезгә нык кына этәргеч булуы бар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading