16+

Йолдызнамә (13-20 гыйнвар)

Әле узган ел башланган эшләре уңышлы булачак. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз.

Йолдызнамә (13-20 гыйнвар)

Әле узган ел башланган эшләре уңышлы булачак. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларга ихтыяр көчен тупларга һәм эшкә тотынырга кирәк. Әйе, ялдан соң яңадан эшкә керешеп китүе җиңел түгел. Үзегезнең лидерлык сыйфатларыгызны күрсәтергә тырышыгыз. Хәзер сезгә почмакта посып утырырга ярамый. Шимбә - якыннарыгыз белән аралашу өчен уңайлы көн. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Эш ритмына кереп китү җиңел булмаса да, төшенкелеккә бирелмәскә тырышыгыз. Эштә кискен үзгәрешләр булырга мөмкин, моңа күнегергә туры киләчәк. Әгәр дә кызыксыну һәм активлык күрсәтсәгез, бик перспективалы проект барлыкка килү ихтималы зур. Җомга көнне кызыклы эшлекле яңа тәкъдимнәр булуы ихтимал. Бу атна шәхси тормышта да күп кенә яңалыклар китерергә мөмкин. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Барысы да сез теләгәнчә булачак, тик теләргә генә кирәк. Артык көч куймыйча гына, бәхет кошы сезнең кулга үзе килеп керәчәк. Карьера буенча үсеш һәм зур күләмдә акча эшләү өчен уңай вәзгыять туарга мөмкин. Ләкин борыныгызны күтәреп, бәхет кошыгызны өркетмәгез.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Бу атна кызыклы танышуларга, мавыктыргыч ачышларга һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә бай булачак. Дөрес, чәршәмбе көнне сезгә аяк чалырга тырышучылар булырга мөмкин. Ләкин бу сезгә киртә булмаячак. Өлкән туганнарыгыз бик кыйммәтле киңәш бирер, колак яныннан гына уздырмагыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Бу атнада сез алыштыргысыз кеше булырсыз: күп мәсьәләләрне сездән башка хәл итә алмаячаклар. Әмма сезнең өстә зур җаваплылык та ята, сезгә ышаныч күрсәтәләр һәм ярдәм көтәләр. Тик моны шәхси тормышыгызга зыян китермәчә генә эшләгез. Чәршәмбе көнне аеруча күп эшләргә туры киләчәк. Пәнҗешәмбе көнне сәфәр һәм командировкалар уңышлы булачак. 

Кыз ( 24 август-23 сентябрь) 
Бу атнада сезнең өчен көтелмәгән вакыйгалар булырга мөмкин. Уңышсызлыклар өчен өметсезлеккә бирелергә кирәкми, бу вакытлы күренеш кенә. Чәршәмбе сезнең планнарыгызга көтелмәгән төзәтмәләр кертергә мөмкин, ләкин бу сезнең өчен яхшыга гына булачак. Җомга көнне иң авыр эшләргә алынырга да курыкмагыз. 

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Бу атнада сез үзгәрешләр тәмен тоячаксыз, сезнең тормышыгызда яңа танышлар барлыкка киләчәк, эшегезне алыштыруыгыз да ихтимал. Атна уртасында сез берьюлы берничә юнәлеш буенча уңай нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Пәнҗешәмбе көнне җитди эшләр планлаштырырга кирәкми, бу ялгыз калып уйлану өчен идеаль көн.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Бу атнада уңышлы проектлар күп булачак. Эш сезгә рәхәтлек һәм саллы гына табыш та китерәчәк. Сезнең өчен шәхси өлкә дә мөһим булачак. Күңел ишегегезне мәхәббәт шакыр ахрысы. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, аларның барысы да яхшыга. Җомга файдалы мәгълүмат алырсыз. 

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь) 
Бу атнада сезгә мөмкин булмаган нәрсәләр дә мөмкин кебек тоелыр. Сезнең энергиягез ташып тора, әйтерсең лә бәйрәмнәр әле дә дәвам итә. Атна уртасында сез кирәкле вакытта кирәкле урында булачаксыз һәм үзегез өчен мөһим проблеманы хәл итә алырсыз. Ял көннәрендә ыгы-зыгыдан ял итегез.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кәҗәмөгезләрнең хезмәт урынында эш күп җыелган, шуңа күрә алар бераз аптырабрак та калган сыман. Аның каравы, атна карьера күтәрелеше өчен ныклы нигез булырга мөмкин. Әмма ниятегезне һәм планнарыгызны уңышлы тормышка ашыру өчен сезгә яхшы дипломат булырга кирәк. 

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Сукоярларның планнары акрынлап тормышка ашырыла башлый. Әле узган ел башланган эшләре уңышлы булачак. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Менә кайда сезне чын бәхет һәм уңыш көтә. Атнаның икенче яртысында көчегезне кирәкмәгәнгә түкмәвегез яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз.

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Юлда киртәләр килеп чыкса да, кылган гамәлләрегезгә ышанычыгызны югалтмагыз. Күп кенә планнарны яңадан карап чыгарга туры килер. Эштә төп моментларга гына түгел, вак-төяккә дә игътибарлы булыгыз. Шәхси тормышта капма-каршы җенес вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләрдә дөрес стратегия һәм тактика сайларга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading