16+

Йолдызнамә 17-24 март

Бу атнада бүтәннәр хыялланып та булдыра алмаган эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз. Тарткан атка – йөк, эшләгән кешегә эш өяләр

Йолдызнамә 17-24 март

Бу атнада бүтәннәр хыялланып та булдыра алмаган эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз. Тарткан атка – йөк, эшләгән кешегә эш өяләр

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Хыялларыгыз тормышка аша! Бары тик күңелегезгә шик-шөбһә генә кертмәгез. Үз-үзегезгә ышанычыгыз нык булсын. Эшләрегезне җайга салыр өчен сезгә тынычланырга гына кирәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үзегезгә артык игътибар җәлеп итәргә тырышмагыз. Эшегезнең нәтиҗәсен эшләп бетергәч кенә күрсәләр, яхшырак булыр. Йолдызлар сезгә һәр адымыгызны җентекләп уйларга киңәш итә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Ремонт эшләре башлап җибәрергә ниятләсәгез, аның өчен пәнҗешәмбе көн кулайрак булыр. Йорт өчен кыйммәтле әйберләр сатып алу өчен дә яхшы атна. Күптән әҗәтен бирми йөрткән кеше ниһаять сезгә бурычын кайтарыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада акча белән бәйле эшләрне башлауны кичектереп торыгыз. Зур күләмдә табыш алу мөмкинлегенә кызыгып, төрле авантюраларга килеп капмагыз. Эч серләрегезне иң якын кешегезгә генә сөйләгез.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атнада чыгымнарыгыз шактый күп булачак. Ләкин бу бушка киткән акчалар түгел. Якыннарыгызны, бигрәк тә балаларыгызны сөендерү сезнең үзегезгә дә шатлык китерә бит. Аларның да сезгә рәхмәте чиксез зур булачак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Туклануга, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирергә кирәк. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, югыйсә, хроник авырулар баш калкытуы ихтимал. Эш буенча тәкъдимне кабул итсәгез, яшәү урыныгызны алыштырырга туры килүе мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үз мәнфәгатьләрегезне яклыйм дип, юк-бар өчен туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне бозмаска тырышыгыз. Сезне яңа проектлар, кызыклы яңа тәкъдимнәр көтә, көч-дәрманыгызны шуның өчен саклагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Перспективасыз элемтәләрдән һәм файдасыз сөйләшүләрдән качарга тырышыгыз. Гәрчә алар күптәнге дус яки танышларыгыз булса да. Сезне гел тәнкыйтьли торган кешеләр белән әкерен генә арагызны эзсәгез дә ярый.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләргә тырышыгыз. Бу киләчәккә планнар төзегәндә кирәк булачак. Сезне шәхси тормышыгызда дулкынландыргыч очрашулар көтә. Күптән күрешмәгән кешегез белән очрашу ихтималы зур.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Финанс хәлегез яхшыра. Сезгә һичбер нәрсә уңышка ирешергә комачауламаячак. Вак-төяк аңлашылмаучанлыкларны уен-көлке белән уздырып җибәрергә тырышыгыз. Оптимист булсагыз, кыенлыклардан да җиңүче булып чыгарсыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Эш белән бәйле авырлыкларның сәбәбе - кәефегез еш үзгәрүдә, һәм бик тиз генә уңышка ирешергә теләвегездә. Колач җитмәстәйне колачлау – мөмкин булмастай эш. Сезгә моның белән килешергә туры киләчәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сүзегезне әйтергә оялмагыз. Уңышка ирешү өчен сезгә үҗәтлек кенә түгел, әрсезлек тә кирәк. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтүдән, яңа эш урынында үзегезгә игътибарны җәлеп итүдән курыкмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading