16+

Йолдызнамә (15-22 июль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Йолдызнамә (15-22 июль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Мәшәкать өстенә мәшәкать өстәлеп торуга карамастан, Кучкарларның күңелләре көр. Аларның бернинди авырлыкларга да, киртәләргә дә исе китми. Бу атнада аларның девизы: “Алга!”  Карьера үсеше көтә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Атна азагы файдалы танышу вәгъдә итә.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларга серләрен йозакта тотарга киңәш ителә. Иң-иң якын дустым дип санаган кешегә дә серегезне чишмәгез. Күпмедер вакыттан серегезне сөйләмәвегезгә үзегез дә шатланырсыз. Бер бик зур проектка алынырга туры килүе бар. Максатыгызга җиңел ирешерсез.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Киңәш шул: тәвәккәл булыгыз. Кирәкмәгән уйларны, куркуны куып таратырга үзегездә көч тапсагыз гына проблемаларыгызны җиңел хәл итә алырсыз. Шуңа күрә, буш хыялларга бирелеп утырганчы, җиң сызганып эшләү нәтиҗәлерәк булыр.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслалар күңeлләренә урын тапмый. Сөйгән ярлары аларның күңелен аңламый, аларга булган яратулары суынган төсле тоела.  Бәлки гаеп сезнең үзегездәдер? Хисләрегезгә бераз ялкын өстәп карагыз әле, нәтиҗәсе булмый калмас.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Сезгә килеп ирешкән яңалык кәефегезне төшергә мөмкин. Үткән эшкә – салават, әллә кайчан булган хәлләрне күңелегездә кайнатып, кирәкмәгәнгә борчылмагыз. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Хезмәт хакы кызыктырса да, хәзерге эшегездән киткәнче, яхшылап уйлагыз. Күңел тынычлыгын акчага сатып алып булмый. Сәяхәт өчен уңай атна.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Атна уртасында яхшы хәбәр килеп ирешер. Йорт яки фатир сатып алырга хыялланучы Үлчәүләр ниһаять ниятләрен тормышка ашырыр. Акча мәсьәләләрен хәл итәр өчен җомга көн кулай.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарның бик күп еллар дус дип санап йөргән кешедән бернинди сәбәпсез гайрәте чигәр. Гайбәтләрдән өстен булыгыз. Кеше сүзен тыңлап, якын дустыгыз белән бөтенләйгә арагызны өзә күрмәгез. Шимбә-ялларда кибетләрдә йөрү кәефегезне күтәрер.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Бу – уңышлы атна! Эштә дә, укуда да, шәхси тормышта да уңышлар елмая. Керемнәрегез артуы мөмкин. Ләкин акчагызны уңга-сулга туздырмагыз, кирәкмәгән әйберләр сатып алудан сак булыгыз. Акча ничек керсә, шулай чыгып та китүе бик ихтимал.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләргә карьера белән шәхси тормышны бутамаска кирәк. Эш урынында хисләргә бирелүнең яхшыга илтмәгәнен үзегез дә беләсез. Җитәкчегезнең күзенә бик чалынырга тырышмагыз әле: эшегезне вакытында эшләмәгән өчен шелтә эләктерүегез бар.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Ике ут арасында калуыгыз бар.  Ике кеше мөнәсәбәтләр аңлашканда кысылмагыз. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Бик әйтәсегез килсә дә, дәшми калуыгыз әйбәтрәк булыр. Эштә тикшерү көтелә.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Сәламәтлегез турыда онытмагыз. Җәй көне организмыгызны ныгытып калу комачауламас иде. Җиләк-җимеш, яшелчәгә өстенлек бирегез. Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Яңа төрле һөнәр үзләштерү өчен уңай вакыт.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading