16+

Йолдызнамә (15-22 июнь)

Хәлдән тайганчы эшләүдән туктагыз инде. Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә охшаган шөгыльнең сезгә озакламый яхшы гына керем китерүе ихтимал – күбрәк игътибарыгызны шуңа бирегез.

Хәлдән тайганчы эшләүдән туктагыз инде. Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә охшаган шөгыльнең сезгә озакламый яхшы гына керем китерүе ихтимал – күбрәк игътибарыгызны шуңа бирегез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларның күңелен тырнап торган мәсьәләләр ниһаять хәл ителәчәк. Аларның дәрт-дәрманы ташып тора, нинди эшкә алынсалар да, җиңел генә башкарып чыгачаклар. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен финанс өлкәсендә уңышлы атна. Лотерея билеты алсагыз, отуыгыз да бар хәтта. Әмма сездән сабырлык таләп ителә. Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә бигрәк тә. Начар ниятле, көнче кешеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрне бик күңелле атна көтә. Ләкин үзегезнең дә активрак булуыгыз кирәк. Бик абруйлы бер кеше белән танышуыгыз ихтимал. Үзегезне табигый тотыгыз, югыйсә, ул кеше белән “пәриләрегез” туры килмәскә мөмкин. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Бөтен эшне төптән уйлап эшләгез, бер көндә бөтен мәсьәләләрне дә хәл итеп бетереп булмый. Җомга көнне уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Ә менә шәхси тормышыгызда торгынлык чоры булганга үзегез гаепле – бераз кыюрак булырга кирәк.  

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Бөтен нәрсәне юмор хисе белән кабул итәргә тырышыгыз. Кирәкмәгәнне уйлап, баш ватудан туктагыз. Аңа карап проблемаларыгыз кар кебек эреп юкка чыкмас чыгуын, әмма җиңеллек тоярсыз. Сез проблема дип йөргән вак-төяк мәшәкатьләр бары тик эчтәге курку хисе генә. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Тирә-яктагыларга да сез түгел, ә алар сезгә яраклашсын. Моның өчен бераз гына эгоист булсагыз да ярый. Планнарыгызны кешегә сөйләмәгез. Шимбә көнне шәхси тормышыгызда зур үзгәрешләр көтелә.  

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үзегез өчен кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышыгыз. Бөтен нәрсәдән проблема эзләүдән туктагыз. Бәхәсләшергә яратучы кешеләр белән аралашуыгызны туктату сезнең файдага. Киңәшләрне тотсагыз, уңыш сезнең якта булыр.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Уңышка ирешәм дисәгез, сезгә азрак әрсезлек дигән сыйфат комачауламас иде. Хыялларыгызга таба атлап түгел, йөгереп барыгыз. Чөнки Чаяннар өчен бу хыяллар чынга ашу атнасы. Йоклап калмагыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Хаталанудан курыкмагыз. Берьюлы берничә эшкә тотынырга курыкмагыз, барысын да җайлы гына ерып чыгарсыз. Ә менә авантюралар белән бераз саграк булырга тырышыгыз. Ерак юлга чыгучылар өчен уңышлы атна. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең беркемнең дә сүзенә колак саласы килми. Аларның  үз дөньяларына кереп чумган мәле. Әмма бу халәт озакка бармас, чөнки бу бары тик яңа планнарны тормышка ашырыр алдыннан бераз ял итеп алу, көч туплау гына. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Хәлдән тайганчы эшләүдән туктагыз инде. Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә охшаган шөгыльнең сезгә озакламый яхшы гына керем китерүе ихтимал – күбрәк игътибарыгызны шуңа бирегез. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларның кайбер кешеләрдән гайрәте чигүе ихтимал. Күңелегезне төшермәгез, аның белән генә дөнья бетми. Шимбә көн Балыкларга романтик сюрпризлар бүләк итәр. Күптән хыялланган әйберегезне сатып алырсыз.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading