16+

Йолдызнамә 16-23 декабрь

Атна продуктив һәм сөенечләргә бай. Хәер, пәнҗешәмбе көнне сездән карарлар кабул итүдә саклык таләп ителә. Карьера үсеше көтелә.

Йолдызнамә 16-23 декабрь

Атна продуктив һәм сөенечләргә бай. Хәер, пәнҗешәмбе көнне сездән карарлар кабул итүдә саклык таләп ителә. Карьера үсеше көтелә.

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бик мәшгуль булсагыз да, дусларыгыз белән аралашуга вакыт табарга тырышыгыз. Бу атнада танышкан кешенең киләчәктә сезгә бик зур ярдәме тияргә мөмкин. Ерак киләчәккә корган планнарыгызның бик тиз тормышка ашуына аптырап калырсыз. Бу сездә киләчәккә өмет уятыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада вакыйгаларның уртасында кайнаячаксыз, ә алар бихисап булачак. Сезнең бурыч – вәзгыятьне һәм... хисләрегезне иярләргә өйрәнү. Әгәр дә вәзгыять белән идарә итә аласыз икән, бу берничә көн эчендә таулар күчерә алачаксыз. Томанлы һәм формалашмаган омтылышлар карьерада һәм шәхси тормышта ирешеп булмастай максатлар булып кына калачак. Ныклап уйлагыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Хыялларыгыз тормышка ашачак. Яраткан кешегез сезнең бөтен теләкләрегезне дә үтәргә әзер. Һәм бу ярарга тырышу түгел. Атна кабатланмас, гаҗәеп вакыйгалар вәгъдә итә. Игътибар үзәгендә шәхси тормыш булырга мөмкин. Нәкъ менә хәзер сезне канәгатьләндермәгән нәрсәне үзгәртергә тырышырга кирәк.  

Кысла ( 22 июнь-22 июль)

Бизнес буенча партнерларыгыз белән сезнең файдага зур килешү көтелә. Тиздән барлык мәсьәләләрне дә җиңел генә хәл итәрсез. Үз көчегезгә шикләнмәгез, иң амбициоз уйларыгызны да тормышка ашыра алырсыз. Эшегезнең әҗере дә озак көттермәс. Якыннарыгызның, туганнарыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)  

Бу атнада җиңеллек һәм тынычлык тоячаксыз, сезне борчыган күп кенә нәрсәләр үткәндә калачак. Атна рәсми булмаган шартларда аралашу өчен уңай. Артык кырыслык теләсә кемне куркытырга, читләштерергә мөмкин, шуңа күрә үзегезне иркенрәк тырышыгыз тырышыгыз. Җомга көнне ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Ял көннәрендә эчке тавышыгызны тыңлагыз, ул сезне алдамас.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)  

Вакытлар узу белән тормышка карашлар искерә. Моны танырга вакыт. Дөнья үзгәрде. Эштә һәм шәхси тормышта киләчәккә исәп тотарга өйрәнегез. Өегездә кардиналь үзгәрешләр булырга мөмкин. Тавыш чыгу ихтималы да юк түгел. Аның каравы, ниһаять, сез туганнарыгыз белән үзара аңлашуга ирешерсез.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)  

Атна продуктив һәм сөенечләргә бай. Хәер, пәнҗешәмбе көнне сездән карарлар кабул итүдә саклык таләп ителә. Карьера үсеше көтелә. Шәхси мөнәсәбәтләргә кеше сүзе кертергә кирәкми. Уйдырма мәгълүмат аркасында сөйгәнегез белән арагызны бозмагыз. Тыныч булырга тырышыгыз.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)  

Сез бу атнаның иң популяр кешесе бугай. Сезгә хезмәт буенча күтәрелү тәкъдим итәчәкләр, әле зур гына күләмдә акчалата бүләк алу ихтималыгыз да бар. Мәхәббәт хакына кечкенә генә батырлык кылырга да өлгерерсез. Атна һәр өлкәдә уңышлы булачак, әгәр дә сез кинәт кенә карарларыгызны үзгәртмәсәгез, әлбәттә.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)  

Яңа елга сайлап алган ял төреннән баш тартырга үгетләүче киңәшчеләрне тыңламагыз. Сезнең планнарыгыз тормышка ашырга вәгъдә итә. Шимбә көнне берни дә планлаштырмагыз, көн үз уңаена “аксын”, бу көнне авыр физик эшләрдән тыелыгыз.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)  

Яраткан эшегез зур керем вәгъдә итмәсә дә, көч, дәрт-дәрман чыганагы булырга мөмкин. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрегезнең яхшы булуы да үз-үзегезгә ышаныч өстәячәк. Җомга көнне үз-үзегезгә артык ышанганлык аркасында үзегезне уңайсыз хәлгә куярга мөмкинсез.  

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)  

Эштә артык йөкләнеш булырга мөмкин. Бу атна сезнең өчен мөһим, ул сезнең киләчәгегезне яхшы якка да, начар якка да үзгәртә ала. Иске дуслар белән очрашу сезгә шатлык китерәчәк. Гаилә проблемаларында сабырлык һәм түземлек күрсәтегез, шул вакытта вәзгыять тотрыкланыр. Алдашудан һәм хыянәттән сакланыгыз. Низагны булдырмау яхшырак.

Балык ( 19 февраль- 20 март)  

Бу атнада сезгә бәхет елмаерга мөмкин. Җомга көнне сезне мавыктыргыч эшлекле тәкъдим белән кызыктырырга мөмкиннәр, аннан баш тарту җиңел булмаячак. Шулай да шундук ризалык бирмәгез, башта әйбәтләп уйлагыз. Шимбә көнне җитәкчегездән мактау сүзләре ишетерсез һәм хәтта акчалата премия дә булырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading