16+

Йолдызнамә  (16-23 июнь)

Бу атнада һөнәри күтәрелеш һәм уңышка ирешү ихтималы зур. Бик күп проблемалар тыныч һәм җиңел хәл ителә. Үз тәҗрибәгезгә таянып, стратегик дөрес карар кабул итү сәләтегезгә таяныгыз, импровизацияләр уңышсызлыкка дучар ителергә мөмкин. 

Йолдызнамә  (16-23 июнь)

Бу атнада һөнәри күтәрелеш һәм уңышка ирешү ихтималы зур. Бик күп проблемалар тыныч һәм җиңел хәл ителә. Үз тәҗрибәгезгә таянып, стратегик дөрес карар кабул итү сәләтегезгә таяныгыз, импровизацияләр уңышсызлыкка дучар ителергә мөмкин. 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Җәен үзеңне эшләргә мәҗбүр итү җиңел булмаса да, бөтен ихтыяр көчегезне туплап, мөһим проектны тәмамларга кирәк булачак. Аның каравы, сезнең кесәгә саллы гына  акча керәчәк. Әгәр мөмкин булса, пәнҗешәмбегә билгеләнгән очрашуны  икенче көнгә билгеләгез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Пәнҗешәмбе көнне карьера баскычыннан күтәрелү көтелә, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Киләчәк турындагы томанлы уйларыгызга, ниһаять, ачыклык керәчәк һәм барысы да үз урынына утырачак. Якшәмбе көнне сезне шәхси тормышыгызга кагылышлы бик күңелле сюрприз көтә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атна карьера һәм мәхәббәт планында шактый уңышлы. Кызыктыргыч эшлекле тәкъдимнәр килеп ирешер. Теләкләрегез бик җиңел үтәлер, сезне күптән борчыган проблемаларны хәл ителер. Атна ахырында сездә шатлык, тынычлык һәм гармония хөкем сөрәчәк.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада карьерагызда мөһим этап тәмамланырга мөмкин. Хезмәт буенча күтәрелү мөмкинлеге туачак. Башкалардан ярдәм көтәргә кирәкми, үзегезгә генә исәп тотыгыз. Сезнең көчегез һәм энергиягез ташып тора, теләсә нинди проблеманы үзегез җиңел хәл итәрсез. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Якыннарыгызның берсенә ачуыгыз килер, ләкин бу арагызны бозу өчен сәбәп түгел. Пәнҗешәмбе һәм җомга - җитди планнарны тормышка ашыру өчен идеаль көннәр. Бу атнада сез тауларны күчерергә сәләтле, моның өчен сездән зур тырышлык та таләп ителмәячәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кыенлыклар алдында куркып калмагыз һәм артка чигенмәгез. Бик теләгәндә җиңел генә уңышка ирешә аласыз. Пәнҗешәмбе көнне романтик очрашулардан качыгыз, сөйгәнегез сезнең белән бәхәсләшәчәк һәм көнләшәчәк. Ялларда өйдә утырмагыз, табигатькә чыгыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада сез лидер, һәм бу сезгә үзегезнекенә ирешергә ярдәм итәчәк. Атна кызыклы вакыйгаларга бай. Ләкин туганнарыгыз турында онытмагыз, ярты сәгатькә булса да кунакка кереп чыгыгыз. Ял көне – ял булырга тиеш, артыгын эшләмәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Җитди үзгәрешләр вакыты җитә. Сезгә аз гына түземлек һәм үҗәтлек күрсәтергә кирәк, шул вакытта алдыгыздагы киртәләр күз ачып йомганчы юкка чыгачак. Хәтта җитәкчелек тә сезгә каршы килергә базмаячак, эшләү өчен уңай шартлар тудырырга тырышачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада теләсә нинди вәзгыятьне реалистик күзлектән чыгып бәяләргә кирәк. Көчегезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә тырышыгыз, үтәп булмаслык вәгъдәләр бирмәгез. Сезгә ял итәргә кирәк. Гаиләдә бар да яхшы. Балаларыгыз үзләренең уңышлары белән сөендерер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эшегезне җиренә җиткереп эшләвегезне җитәкчелек югары бәяләячәк  - мактау һәм акчалата премия көтегез. Якыннарыгызны ялганламагыз, ниндидер мөһим нәрсәне әйтмичә, яшереп калырга уйламагыз, серегез барыбер ачылыр. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кулыгыздан килгән бурычларны гына хәл итәргә тырышыгыз, артыгын тырышмагыз. Сезнең эшегезгә карата таләпләрне арттырырга  мөмкиннәр, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчелек белән компромисс табарга тырышыгыз. Җомга көнне эш алыштыру турында ашыгыч карарлар кабул итәргә кирәкми. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада һөнәри күтәрелеш һәм уңышка ирешү ихтималы зур. Бик күп проблемалар тыныч һәм җиңел хәл ителә. Үз тәҗрибәгезгә таянып, стратегик дөрес карар кабул итү сәләтегезгә таяныгыз, импровизацияләр уңышсызлыкка дучар ителергә мөмкин. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading