16+

Йолдызнамә (17-23 февраль)

Бу атнада чит проблемаларны хәл итүдән бик нык арырсыз. Ә үзегезнең планнарыгызны читкә куеп торырга туры килер. Һәм бу сезнең ачуыгызны китерер.

Йолдызнамә (17-23 февраль)

Бу атнада чит проблемаларны хәл итүдән бик нык арырсыз. Ә үзегезнең планнарыгызны читкә куеп торырга туры килер. Һәм бу сезнең ачуыгызны китерер.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Күңелле көндәлек мәшәкатьләр көтә. Сәфәр һәм эшчәнлек кырын киңәйтү белән бәйле эшләр уңай нәтиҗәләр китерәчәк. Үзен аямыйча эшләгәннәрне дәүләт бүләге белән дә бүләкләргә мөмкиннәр. Ялларда көтелмәгән очрашуларга әзер булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Сезгә интеллектуаль өлкәдә активлык күрсәтергә туры киләчәк. Стандарт булмаган алым куллану сезгә теләсә нинди проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хыялыгызга ышанычлы адым белән бара аласыз. Сезне карьерада да, мәхәббәттә тә сөенеч көтә. Уңыш көтмәгәндә килер.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Мәгълүмат һәм яңа белем алу өчен файдаланыгыз. Тирә-ягыгыздагы хәлләргә игътибар итегез. Күбрәк үзегезнең көчегезгә ышанычыгыз. Ә иң мөһиме, эмоциональ тигезлекне саклагыз. Һәм кешеләргә түгел, ә интуициягезгә күбрәк ышаныгыз. Сабыр булырга тырышыгыз һәм вакыйгаларны ашыктырмагыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Бу атнада сез күп нәрсәгә ирешә аласыз. Вак-төяк күңелсезлекләргә игътибар итмәскә тырышыгыз, игътибарыгызны иң төп мәсьәләгә юнәлтегез, энергиягезне юк-барга әрәм итмәгез. Бу атнадагы вакыйгалар сезнең характерыгызны чыныктырачак. Бик тиздән сез уңышка ирешерсез, һәм үз тырышлыгыгыз белән.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Бу атнада чит проблемаларны хәл итүдән бик нык арырсыз. Ә үзегезнең планнарыгызны читкә куеп торырга туры килер. Һәм бу сезнең ачуыгызны китерер. Атнаның икенче яртысында сезнең үз гаебегез белән дә, сездән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында да барасы җирегезгә соңга калырсыз. Моны мөһим очрашуларга барганда исәпкә алырга кирәк.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Һөнәри өлкәдә сездән активлык көтелә. Ялкауланмагыз, алга, үсешкә омтылыгыз. Хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз да сезгә ярдәмгә атлыгып тора. Әмма иллюзияләрне һәм аларның күңелсез нәтиҗәләрен булдырмас өчен үз алдыгызга реаль максатлар куярга тырышыгыз. Сезнең карьерагызның үсеше күп очракта кешеләр белән килешә белүгә бәйле булачак.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Кызыклы сәфәр, карьера үсеше һәм шәхси тормышта күңелле үзгәрешләр ихтималы зур. Бу атна танышу һәм булган мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен уңайлы. Якшәмбе көнне булган хәлләрне артык хис-кичерешләргә бирелмичә, җиңел кабул итәргә тырышыгыз.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Тәҗрибәгез һәм осталыгыгыз сезгә зур табыш китерәчәк. Чын икътисади уңыш вәгъдә ителә. Нинди генә эшкә алынсагыз да бик җайлы башкарып чыгачаксыз. Сезнең тормышыгыз күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә. Күп нәрсәнең сезнең кәефегезгә һәм хисләрегезгә бәйле булуы гына эшне бозып куюы бар.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Сезне тәнкыйтьләсәләр дә, барган юлыгыздан читкә борылмагыз, эшегезне җиренә җиткерегез. Пәнҗешәмбе көнне саграк булыгыз, чөнки көнче һәм интрига яратучы адәмнәр сезгә аяк чалырга форсатны көтеп кенә тора. Якшәмбе көнне сез нәрсә генә планлаштырсагыз да, барысы да үтәләчәк... әмма киресенчә. Шуңа күрә бу көнне ялга багышлагыз.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнада очраклы хәлләр чыгып кына торырга мөмкин. Шуңа күрә, планнарыгызны тормышка ашырганда вәзгыятьне исәпкә алырга тырышыгыз. Бу атнада кирәкле кешеләр белән танышырсыз, ә моңа сезнең матур итеп сөйләшә белүегез ярдәм итәр. Эштә бары тик үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә генә исәп тотарга туры киләчәк.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Бу атнада кулдан ычкындырган мөмкинлекләрегезне кире кайтару һәм тиз арада мөһим эшне тәмамлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Сез кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезнең ничек һәм нинди сценарий буенча төзелүен анализлый аласыз. Шунда сез барысын да аңларсыз. Чәршәмбе көнне эмоциональ провокацияләргә бирешмәгез.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Сезне төрле вакыйгалар бай атна көтә. Сез инде яңа үзгәрешләргә әзер. Дүшәмбедән планлаштырылган эшләрегезне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә башларга кирәк, хәтта аны әле ахырга кадәр уйлап бетермәгән булсагыз да. Шикләнүләргә һәм әзерлеккә артык күп вакыт әрәм итмәгез. Сез яңа дуслар табарсыз.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading