16+

Йолдызнамә 17-24 ноябрь

Тормыш биргән мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмагыз. Төптән уйлап эш итегез, ашыкмагыз. Ә сезгә йолдызлар ни вәгьдә итә?

Йолдызнамә  17-24 ноябрь

Тормыш биргән мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмагыз. Төптән уйлап эш итегез, ашыкмагыз. Ә сезгә йолдызлар ни вәгьдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарлар өчен атнаның шигаре – җитезлек. Сезнең энергиягез ташып тора, шуңа күрә, бүтәннәрнең сезнең темпка өлгермәвенә гаҗәпләнмәгез.Үз-үзегезгә ышаныгыз, артык дулкынланмаска тырышыгыз. Мөһим эшләрегезне атна ахырына калдырмагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозаулар ни теләгәннәрен бик яхшы белә, шуңа күрә, куйган максатларына ирешүгә аларга беркем һәм бернәрсә киртә була алмый. Сезгә көтелмәгән җирдән ярдәм кулы сузарлар, баш тартмагыз. Әмма моның бушлай ярдәм булмавын да аңлагыз. Гомумән, бу көннәрдә салкын акылга, эчке тоемлауга таяныгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрнең тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле вакыйгалар булырга мөмкин. Әмма шуны онытмагыз, хәзер сезнең төп максатыгыз: үзегез өчен чыннан да мөһим булган мәсьәләләрне ачыклау. Көчегезне вак-төяккә әрәм итмәсәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Тормыш биргән мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмагыз. Төптән уйлап эш итегез, ашыкмагыз. Тиз хәл итәргә кирәкле мәсьәләләргә бармак аша карамагыз. Эчке тоемлавыгызга таянып эшләсәгез, оттырмассыз. Бу эшкә дә, шәхси тормышка да карый.

Арыслан (23 июль-23 август)

Игътибарыгызны нинди дә булса бер эшкә юнәлтү - авыр, ә башкаларның тормышы сезнекеннән рәхәтрәк, җайлырак бара кебек тоела. Яныгыздагы кешеләрдән күпне өмет итәсез. Авыр уйларыгызны куып таратыгыз, позитив уйларга тырышыгыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларны бик кызу һәм тынгысыз атна көтә. Алар тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнергә мәҗбүр. Шуңа күрә аларны бүтәннәрнең гамьсезлеге, пошмаслыгы ачуыын чыгара. Эчегез пошса да, киңәш бирергә ашыкмагыз. Һәр кешенең үз тормышы – шуны онытмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Никадәр генә уңган-булган булсагыз да, ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый. Дусларыгыз, эшлекле партертларыгызны да бераз гына булса да селкетегез – шулай эш тизрәк барыр. Шәхси тормышыгызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын теләмәсәгез, уйламыйча эш итмәгез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарны сату-алу эшләренә “тартырга” мөмкин. Теләгегез бар икән, эшләп карагыз. Сезнең эчке тоемлавыгыз көчле, шуңа күрә нинди эш акча китерәчәген яхшы тоемлыйсыз. Үз-үзегез белән гармониядә булырга тырышыгыз, ул чакта башкалар белән дә тиз уртак тел табарсыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларда бу атнада зирәклек, уйлап табучанлык өстенлек итәчәк. Сезнең башыгызда кызыклы фикерләр туып кына торыр. Әмма бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтергә тырышыгыз. Максатларыгызга ирешү өчен беренче чиратта, тырышып эшләргә кирәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләр өчен тырышлык җимешләрен җыяр вакыт җитте. Янәшәгездә ышанычлы, таянырдай кешеләрегез булу сезгә тагын да күбрәк дәрт-дәрман өсти. Лидерлык сыйфатларыгызны күрсәтергә курыкмагыз. Бу атна әле сезгә кызыклы очрашулар да вәгъдә итә.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларга җитәкчелек яңа вазыйфа тәкъдим итәргә мөмкин. Баш тартмагыз, ләкин яңа урында сезгә үз-үзегезгә бик таләпчән булырга, эшкә җаваплы карарга кирәк булачак. Хезмәттәшләрегез сезгә беренче вакытта сынап карар. Ләкин бу вакытлыча гына.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыкларның эшенә һәм янәшәдәге кешеләргә мөнәсәбәте үзгәрергә мөмкин.

Һәр нәрсәдән сабак алырга тырышыгыз, бәхәскә кермәгез, бераз хәйләкәррәк булыгыз. Ниһаять, акча мәсьәләсе җайга салыначак. Тынычланыгыз: сезнең урамга да бәйрәм керде.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading