16+

Йолдызнамә (18-25 август)

Бу атнада үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, мактауга лаек булырсыз. Ләкин башкаларның уңышларын да билгеләп үтәргә онытмагыз. Йолдызлар сезгә ни фаразлый?

Йолдызнамә (18-25 август)

Бу атнада үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, мактауга лаек булырсыз. Ләкин башкаларның уңышларын да билгеләп үтәргә онытмагыз. Йолдызлар сезгә ни фаразлый?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ихтимал, язмыш сезнең ныклыкны сынар, әмма, үз-үзегезгә ышансагыз һәм гайбәтләргә игътибар итмәсәгез, каршылыкларны җиңәрсез. Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Мөһим эшләрегезне төгәлләү һәм килеп туган вазгыятьне анализлау өчен яхшы вакыт. Көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныгыз. Ышанычны һәм дуслыкны югалтуга караганда, бәхәсле моментларда компромисска бару яхшырак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезнең эш графигы нәкъ менә үзегез теләгәнчә үзгәртеләчәк. Бу атнада теләкләрегез бик тиз үтәлә. Яңа идеяләр һәм элемтәләр уңыш китерергә вәгъдә итә. Шәхси тормышыгызда да җитди үзгәрешләр көтелә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Юк-бар өчен борчылмагыз: күңел күтәренкелеге вазгыятьне сезнең өчен кирәкле юнәлешкә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Атна азагында теләсә нинди имтиханны уңышлы тапшырырсыз һәм эш турында отышлы тәкъдим алырсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Вакытыгызның төп өлешен эш алып торачак. Ялларда ниндидер иске һәм кирәксез нәрсәләрдән арынырга кирәк. Бу иске җиһаз, кием-салым, хәтта мөнәсәбәтләр дә булырга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Җитәкчелектән ераграк торуың яхшырак, чөнки инициативагыз ошамаска мөмкин. Кайвакыт эш тә күрсәтергә кирәк. Атна ахырында вазгыять сезне мөстәкыйль эшчәнлеккә яки яңа эш эзләүгә этәрәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эш артык киеренкелек таләп итмәячәк, өйдә ешрак булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яраткан кешеләрегезнең тугрылыгына ышаныгыз, көнләшмәгез. Ялларда кәефегез әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефенә бәйле булачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Әгәр планнарыгызны гамәлгә ашыру өчен яраткан кешегезнең ярдәменә таянсагыз, эшләрегез күпкә уңышлырак булыр. Атна уртасында катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итү, табыш һәм отышлы тәкъдимнәр көтә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Мөһим эшләрегезне кичектермәскә тырышыгыз, сезнең өчен аларны беркем дә эшләмәчәк. Командировкалардан баш тартмагыз. Уртак эшчәнлек башлаганчы, яңа партнерларның ышанычлылыгын тикшерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Вакытны юкка сарыф итүдән курыкмагыз. Сәфәрләр, очрашулар, яңа тәэсирләр бертөрлелеккә һәм эч пошуга караганда яхшырак. Эштә үзегезне тыйнак тотарга тырышыгыз, гайбәтләргә азык бирмәгез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Артык кызыктыргыч тәкъдимнәрдән һәм ялагай кешеләрдән куркыгыз. Сезне алдарга һәм манипуляцияләргә мөмкиннәр. Эштәге бөтен мәшәкатьне һәм артык йөкне үз җилкәгезгә салмагыз. Интуиция сезгә хәзер иң яхшы киңәшче.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, мактауга лаек булырсыз. Ләкин башкаларның уңышларын да билгеләп үтәргә онытмагыз. Үзеңне генә мактамаска кирәк. Эштә командада эшли белү мөһим.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading