16+

Йолдызнамә (20-27 июль)

Иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел хәл ителер. Җиңнәрегезне сызганып эшләгез,  бик тиздән нәтиҗәсен дә күрерсез. Бәхәсләрдә үз фикерегезне яклагыз. Күбрәк аралашыгыз. Парлар арасында ышанычлы, назлы мөнәсәбәтләр туачак, аны саклап калырга сезнең көчегез җитә.

Йолдызнамә (20-27 июль)

Иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел хәл ителер. Җиңнәрегезне сызганып эшләгез,  бик тиздән нәтиҗәсен дә күрерсез. Бәхәсләрдә үз фикерегезне яклагыз. Күбрәк аралашыгыз. Парлар арасында ышанычлы, назлы мөнәсәбәтләр туачак, аны саклап калырга сезнең көчегез җитә.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Әйләнә-тирә мохитегезне үзгәртергә һәм аны уңайлырак итәргә вакыт: картина элеп куегыз, чүлмәкләргә чәчәкләр утыртыгыз, пәрдәләрегезне алыштырыгыз. Уңайлыклар тудырып, берьюлы берничә мөһим эш һәм проектны тәмамлый алырсыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел хәл ителер. Җиңнәрегезне сызганып эшләгез,  бик тиздән нәтиҗәсен дә күрерсез. Бәхәсләрдә үз фикерегезне яклагыз. Күбрәк аралашыгыз. Парлар арасында ышанычлы, назлы мөнәсәбәтләр туачак, аны саклап калырга сезнең көчегез җитә.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Иҗади якын килү һәм фантазиягезне күрсәтергә кирәк булган эшләрдә уңышка ирешерсез. Үзегезнең кәефегезне күтәрү өчен, ял итегез һәм тынычланыгыз. Бу сезгә киләчәккә планнар төзергә ярдәм итәчәк.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Бай атна. Үзегезнекеләрне генә түгел, чит кеше проблемаларын да хәл итәргә туры килер. Беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмаска тырышыгыз. Яңа союздашлар, шул исәптән бик абруйлылары да барлыкка киләчәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә күңелле сюрпризлар көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Якын кешегезгә күптәнге вәгъдәсе турында исенә төшерегез, әмма шул ук вакытта конфликтка кермәскә тырышыгыз. Вәзгыять тиздән тотрыклылана. Сөйгәнегез белән бергә яраткан хобби, спорт яки эш белән шөгыльләнегез, бу араларны якынайта.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Кибетләрдә йөрмәскә тырышыгыз, чөнки кирәкмәгән, аунап ятачак әйбергә шактый акча сарыф итәчәксез. Тынычлыкны саклагыз, хәтта бу җиңел булмаса да. Атна зур булмаган проблемалар китерәчәк, әмма вәзгыять яхшы якка кискен үзгәрәчәк. Иң мөһиме - паникага бирелмәскә һәм борчылмаска.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Матур кием яки парфюм сатып алып, үзегезне сөендерегез. Сезгә чит эшләр белән үзләренекенә караганда күбрәк шөгыльләнергә туры килер, әмма бу сезнең файдага. Шуның аркасында яңа кызыклы кешеләр белән танышырсыз.  

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Якыннарыгыз белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Чөнки ул күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәк. Барысын да җиңел җиңеп чыгарсыз. Эшегез күп, шуңа күрә аларны озакка сузмый, эшләп бетерегез. Якын дус дип санаган кеше белән араларыгыз бик озакка бозылырга мөмкин.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Бу һөнәри һәм иң катлаулы бурычларны хәл итү өчен бик яхшы вакыт. Күптәнге  планнарыгызны тормышка ашыра аласыз, бу уңышка китерәчәк. Бәлки, отышлы килешү төзерсез, яңа партнерлар белән нәтиҗәле эш башларсыз. Гаилә бюджетын төзү өчен дә яхшы көннәр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Гаилә белән кибетләргә бергәләп бару өчен бик яхшы вакыт. Якыннарыгыз белән көн саен 15 минут кына булса да сөйләшүне, сезнең ярдәмгә мохтаҗ булу ихтималы зур булган кешеләргә игътибар күрсәтүне гадәткә кертегез. Бу якыннарыгыз белән араларны “йомшарту”га зур өлеш кертер.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Гардеробка ревизия ясау һәм кирәксез әйберләрдән арыну өчен шәп көннәр. Дусларыгызны җыегыз да зур булмаган сәяхәткә китегез. Алар өчен гид ролен үтәгез, сезнең үзегезгә дә ошар, башкалар да куаныр.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Иң күңелле әйберләр атна ахырында булачак. Романтика һәм якыннарыгыз белән очрашу йөрәгегезгә сары май булып ятыр. Иртәгезне планлаштырудан башлагыз. Үзегезнең өстегезгә күп эш алмагыз, бу зур нәтиҗәләргә китермәячәк. Күңелегезгә ошаган эштән күп ләззәт алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading