16+

Йолдызнамә  (21 – 28 октябрь)

Үзегез белмәгән, аңламаган эшкә тыгылмаска, читтән күзәтергә киңәш ителә. Үз-үзегезгә ышаныч көннән-көн артачак.

Йолдызнамә  (21 – 28 октябрь)

Үзегез белмәгән, аңламаган эшкә тыгылмаска, читтән күзәтергә киңәш ителә. Үз-үзегезгә ышаныч көннән-көн артачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель) 
Бу атна уңыш китерәчәк. Ял көне сез куйган тырышлыкларыгызның бушка китмәвен аңларсыз. Ләкин йолдызлар уңышларыгыз турында чит кешеләргә сөйләмәскә киңәш итә. Көнчелек белән аяк чалмасыннар, идеягезне урламасыннар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Йолдызлар саграк булырга киңәш итә. Бу финанс өлкәсенә дә, гаиләгә дә һәм шулай ук эшкә дә кагыла. Алдыгызда елмаеп, артыгызда сезнең турында гайбәт таратучы кешенең дустыгыз булуын белү кәефегезне төшерер. Атна ахырында ял итегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Кәефләр көзге яңгырлы көн кебек, аларны аңламыйлардыр, яратмыйлардыр кебек булып тоела. Ләкин бу бары тик күңел халәте генә. Үз-­үзегездә казынудан туктагыз, күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез, дусларыгыз белән аралашыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Атнаның ничек үтеп киткәнен сизми дә калырсыз. Атна дәвамында тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнергә мәҗбүр булсагыз да, эш нәтиҗәсеннән бик канәгать калырсыз. Атна азагында сөенечле хәбәр килеп ирешер.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үзегез белмәгән, аңламаган эшкә тыгылмаска, читтән күзәтергә киңәш ителә. Үз-үзегезгә ышаныч көннән-көн артачак. Сөйкемле сөягегез зирәк акыллы кешеләрне үзенә җәлеп итәчәк. Перспективалы эшкә урнашканыгызны сизми дә калачаксыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызлар үткәннәрне сагынып яши. Терсәк якын булса да, тешләп булмаганын үзләре дә яхшы аңлыйлар. Акча мәсьәләсендә дә күңелсезлек көтелә, саграк булыгыз. Яныгыздагы кешенең, ниһаять, чын йөзе ачылыр. Ләкин моңа әллә ни кәефегез китмәс сыман.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) 
Бу атнада төгәлләнмәгән эшләр калмаска тиеш, дип киңәш ителә. Киләчәгегез шул эшләрнең ни дәрәҗәдә башкарылуына бәйле. Атна сезгә хәерһаклы: шәхси тормышта да, финанс өлкәсендә дә уңыш­лар көтә. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Фикерегезне кычкырып әйтергә курыкмагыз. Гайбәтләрдән читтә йөрегез, ышанычлы чыганаклардан кергән мәгълүматларга гына ышаныгыз. Әле күптән түгел генә сөйгән кешесен очратучылар, аның турында язган яки сөйләгән начар сүзләргә игътибар итмәгез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь) 
Төрле вакыйгаларга бай атна. Бөтен теләкләрегезгә дә ирешү мөмкинлеге бар, ләкин моның өчен күп көч, вакыт һәм нервлар сарыф итәргә туры киләчәк. Фантазияләр дөньясында яшәүчеләрнең күзе ачылыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйн­вар) 
Физик һәм ихтыяр көч – җир җимертеп эшләрлек. Вакытыгызны дөрес итеп бүлгән очракта, бөтен планлаштырылган эшләрегезне дә җиренә җиткерәчәксез. Сезгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләрнең тәкъдимен кире какмагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) 
Атна сезне шәхси мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк. Гаиләле Сукоярларга мөмкин кадәр күбрәк игътибарны якын кешеләренә юнәлтергә кирәк. Романтик очрашу көтелә. Күпчелек өчен илһам чыганагы – иҗат, спорт, интеллектуаль бурычлар.

Балык (19 февраль – 20 март) 
Иҗади потенциалыгыз сизелерлек үсәчәк. Көчегезне бер нәрсәгә генә юнәлтергә кирәкми, берьюлы берничә юнәлеш буенча эшләгез. Шәхси мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаучанлыкларны хәл итүдән качмагыз. Уңышларыгызга көнләшеп караучы кешеләрдән ераграк йөрегез.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading