16+

Йолдызнамә (22-29 июль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Йолдызнамә (22-29 июль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Эшлекле мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк. Үзегезгә һөнәри яктан файдалы булган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Энергиягез күп, ә үҗәтлек һәм максатчанлыгыгыз тагын да. Бу өметсез диярлек эшләрне дә башкарырга көч һәм мөмкинлек бирә. Атна ахыры якынлашкан саен, романтик сюрпризлар ихтималы югарырак.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үз алдыгызга иң югары максатлар куюдан да курыкмагыз, чөнки аларга ирешү мөмкинлеге бик югары. Шунысы кызык, әгәр дә сез үз мәнфәгатьләрегез турында гына уйламыйча, әйләнә-тирәдәгеләрнең проблемалары турында да кайгыртсагыз, уңышка ирешү һәм читтән ярдәм алу күпкә җиңеләячәк. Мөгаен, сез бик абруйлы союздашлар табарсыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Кирәкмәгәнгә борчылмагыз, нервларыгызны саклагыз. Вазгыятьне үзгәртергә тырышып карамагыз да хәтта. Хәзер сезгә, уңайлы моментны кулдан ычкындырмас өчен, әйләнә-тирәдәге хәлләрне игътибар белән күзәтеп, тыныч һәм сабыр гына көтәргә генә кирәк. Күнеккән режимны сакларга, мөмкин булганча ял итәргә тырышыгыз, компьютер артыннан соңга кадәр утырмагыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Атнаны файдалы эшләрдән башлагыз һәм... тәмамлагыз. Элек артык катлаулы, көч җитмәстәй тоелган эшләргә алыныгыз. Әле кайчандыр булдыра алмыйча кул селтәп, ярты юлда калдырган эшне ни рәвешле башкарып чыкканыгызны үзегез дә сизми калырсыз. Уңышка ирешәчәгегезгә ышанычны саклап калу мөһим, нәкъ менә шул сезне максатка китерәчәк.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Ниндидер вак аңлашылмаучылыклар, күңелсез мизгелләр булырга мөмкин. Борчылырга кирәкми: вәзгыять тиздән яхшы якка үзгәрәчәк. Ихтимал, сез башкалардан алда ниндидер мөһим әйбер турында белерсез, һәм нәкъ менә шуннан соң, уңышлы һәм җиңел чор башланачак. Шуны истә тотыгыз: сезне игътибар белән күзәтәчәкләр, шуңа күрә барлык бурычларны җиренә җиткереп үтәргә омтылырга кирәк.

Кыз ( 24 август - 23 сентябрь)
Атна башында авыррак булырга мөмкин. Бу көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыгу белән бәйле. Алга таба корган планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк. Ярый әле янәшәгездә киңәш яки ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кешеләр бар. Атнаның икенче яртысында иске хаталарыгызны төзәтү мөмкинлеге булачак. Гаилә белән җыелып ял итү күңелегезгә сихәт бирәчәк.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Уңай атна. Ләкин сез кирәкмәгән нәрсәләрне йөрәккә якын аласыз, берәр нәрсә уңышсыз килеп чыкса, үзегез дә борчыласыз, башкаларны да борчылырга мәҗбүр итәсез. Хәл итмәстәй проблемаларыгыз юк. Иң мөһиме - тынычлык һәм аек акылны саклап калу, вәзгыятьне дөрес бәяләү һәм проблеманы хәл итүне кичектермәү. Атна ахыры яхшы хәбәрләр вәгъдә итә. Шул ук вакытта акча керү ихтималы бар.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Атна башында үзегезне кулда тоту кыен булачак. Сез гадәттәгегә караганда түземсезрәк һәм кызу канлы, еш кына провокацияләргә биреләсез. Атна уртасында үз халәтегезгә кайтасыз. Сезнең эшкә сәләтегез гаять зур: арыганыгызны да сизмичә, озак һәм нәтиҗәле эшли аласыз. Ләкин тормышның башка ягын - шәхси мөнәсәбәтләрне, гаиләдәгеләрнең һәм үз сәламәтлегегезне кайгыртуны онытмагыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Башкаларның мәнфәгатьләрен читкә куеп торып, үзегез өчен файдалы эшләр белән генә шөгыльләнегез. Күңелсез хисләргә бирелеп утырмагыз, кем беләндер мөнәсәбәтләрегез өзелгәнгә карап дөнья бетми. Иң мөһиме – үзегезгә ышанычны югалтмагыз һәм үзегезне яратыгыз. Шунда, сезгә әйбәт кешеләр тартылганын үзегез дә күрерсез.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Эшләгез. Бу киләчәктә зур уңышларга ирешү өчен дә мөһим. Сезнең алдагы җиңүләрегез өчен ышанычлы нигез салу мөмкинлеге бар. Хезмәтегез өчен тиз арада бүләкләр көтмәгез, әмма сез хәзер эшләгәннәрнең барысы да диярлек соңрак сезнең файдага булачак. Шәхси мөнәсәбәтләр катлаулы һәм буталчык булып тоелырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрдә яшерен мәгънә эзләмәгез. Бу күңелле, рәхәт аралашуга ярдәм итми, ә киресенчә. Еш кына сез, үзегез дә теләмичә, сезгә бик әйбәт мөнәсәбәттәге кешеләрне рәнҗетәсез.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Вак-төяккә зур әһәмият бирмәскә тырышыгыз. Чынлыкта нәрсә мөһим, ә нәрсә – юк икәнен ачыклау һәрвакытта да җиңел түгел. Сезгә читтән караш, сезнең ситуацияне яхшы белүче кешенең киңәше кирәк булачак. Шуны истә тотыгыз: кайвакыт кешеләр сез ишетергә теләгәнне сөйләмиләр, ләкин бу алар ялгыша дигән сүз түгел. Яраткан кешеләрегез белән түземле һәм нәзакәтьле булыгыз. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы сездән тора. Атнаның соңгы көннәре тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләргә аеруча юмарт.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Тынычлык саклагыз! Нәкъ менә шушы сыйфат сезгә атнаны яхшы үткәрергә, үзегезгә дә, башкаларга да проблемалар тудырмаска ярдәм итәчәк. Яңа эшләргә тотынганчы ныклап уйлагыз, бигрәк тә үзегез генә башкарып чыга алмаячагыгызны һәм ярдәм кирәк булачагын сизсәгез. Соңгы вакытта сезне борчыган финанс һәм милек мәсьәләләрен уңышлы хәл итү ихтималы бар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading