Шәһри Казан

Йолдызнамә (23-30 ноябрь)

Йолдызлар сезгә хәерхаклы! Карьерада үсеш мөмкинлеге булачак, хезмәт хакыгыз да артырга мөмкин. Сезнең һәр нәрсәгә карата үз фикерегез бар, менә шул сезгә һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк тә инде.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Кешеләр белән тиз уртак тел табарсыз. Үзегез дә сизмәстән берәүгә җаныгыз-тәнегез белән гашыйк булып куюыгыз бар. Тирәгездә сезгә начарлык теләүчеләргә караганда яхшылык теләүчеләр күбрәк булуын аңларсыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Йолдызлар сезгә хәерхаклы! Карьерада үсеш мөмкинлеге булачак, хезмәт хакыгыз да артырга мөмкин. Сезнең һәр нәрсәгә карата үз фикерегез бар, менә шул сезгә һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк тә инде. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Игезәкләр өчен ыгы-зыгылы атна. Ләкин боекмагыз, атна ахырына барысы да җайланыр. Элек башлап ташлаган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. Шуны күреп алып, яңа, кызыклы эш тәкъдим итүләре бик ихтимал.  

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Эчке тоемлавыгыз ярдәмендә кемнең ышанычлы, ә кемнең юк икәнен аңларсыз. Күңелегезне биреп тырышып эшләсәгез, бөтен мәсьәләләрне дә җиңел хәл итәрсез. Батыр булыгыз!

Арыслан (23 июль-23 август) 
Бу атнада сезнең көчле һәм көчсез якларыгыз ачылыр. Бөтен нәрсәне баш белән уйлап эшләгез, кабынып китәргә ашыкмагыз. Бу сезгә киләчәктә ялгышлыклар ясамаска ярдәм итәр. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Сез бик күп нәрсәгә сәләтле, үзегезгә ышаныгыз! Эштә дә, гаиләдә дә кискен үзгәрешләр булырга мөмкин. Ләкин үзгәрешләрнең җеп очы берничә ел элек үк башланган иде инде. Төптәнрәк уйласагыз, очына чыгарсыз.    

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Мөһим эшләрне, эшлекле очрашуларны җомга көнгә күчерегез. Атна ахырына энергиягез артачак, эшләр җиңел бирелә башлаячак. Форсатны кулдан ычкындырмаска икәнне аңлагансыздыр инде?! 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Үҗәтлегегез аркасында күп үрләр яуларсыз. Очраклы кешеләр ярдәм итәргә мөмкин. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз. Үз кыйблагызга тугры булсагыз, уңышка ирешерсез!  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Тормышыгызны уңай якка үзгәртү мөмкинлеге туачак. Эшегезнең нәтиҗәсен күреп алачаклар, мактаулар көтегез. Ләкин бу көндәшләрне арттырырга мөмкин. Игътибарлырак булыгыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Бу атнада сездән тәвәкәллек сорала. Авырлыклардан куркып калмагыз, ахыры сөенеч белән тәмамланыр. Дусларыгызның берәрсе гозер белән мөрәҗәгать итсә, кире борып җибәрмәгез. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эштәге четерекле мәсьәләләрне нәкъ менә бу атнада хәл итеп булачак. Бу атнада акча кереме арту ихтималы зур, саллы гына эшлекле килешүләр төзелергә мөмкин. Ләкин ялагайларның тасма теленә ышанмагыз.  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Үзегезгә артык таләпчән булу аркасында күп күп кенә максатларыгызга вакытында ирешә алмыйсыз. Көчегез җитәрдәй эш кенә алыгыз, өстегезгә артык йөк өймәгез. Ялгыз Балыклар үз парларын очратырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: