16+

Йолдызнамә (23-30 сентябрь)

Бу атна бик озын булып тоелачак. Әллә нинди куркыныч мәшәкатьләр дә, ашыгыч эшләр дә көтелми, бу бары тик күңел халәте генә.

Йолдызнамә (23-30 сентябрь)

Бу атна бик озын булып тоелачак. Әллә нинди куркыныч мәшәкатьләр дә, ашыгыч эшләр дә көтелми, бу бары тик күңел халәте генә.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Йолдызлар авызны чамалап ачарга киңәш итә. Бер саксыз сүз аркасында сезнең серләрегез сер булудан туктарга мөмкин. Кучкарларны табигый сәләтен дә, акылын да, интуициясен дә куллана алырлык күп эшләр көтә. Күптән төшләрегездә күреп хыялланган теләгегезне тормышка ашыра алачаксыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Үз-үзегезгә ышаныч шундый нык ки, хәтта иң дуамал бәхәсче дә сезне сүз белән җиңә алмаячак. Энергиягезне дөрес һәм файдалы юнәлештә файдаланыгыз. Буш хыяллардан, утопик идеяләрдән качыгыз. Ерак киләчәккә планнар төзү акыллы карар түгел. Фактларга, интуициягезгә һәм тормыш тәҗрибәгезгә генә ышаныгыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Сәбәпсез казыну күңел тынычлыгын югалтуга китерә. Вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торып, тормышның матур якларына игътибар итәргә тырышыгыз. Атна ахырына шәхси тормышым тулысынча нормаль юнәлешкә керде, дигән ышаныч барлыкка киләчәк. Якын яки яраткан кешегез сюрприз ясарга мөмкин.

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Кәефсез булуның сәбәбен үзегез дә аңламассыз. Өсте-өстенә өелгән эш, ыгы-зыгы аларның ачуын китерә. Әле җитмәсә кемнеңдер күңелен күрергә, яраклашырга да кирәк. Кызмагыз, ашыкмыйча вазгыятьне анализлагыз, моны вакытлыча кәефсезлек дип кенә кабул итегез. Атна ахырында күптәнге дусларының берсенә шалтыратып сөенечле хәбәр җиткерер.

Арыслан (23 июль - 23 август)

Бу атна вакыйгаларының баш режиссеры булырсыз. Йолдызлар капма-каршы якның мәнфәгатьләрен дә онытмаска киңәш итә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә күп нәрсә сездән тора. Кайчандыр мәхәббәт аңлатып, аннары күңелегез суынган кешегә, авыр булса да дөресен әйтегез. Күңелегез кайтуны яшерергә тырышып, сез вазгыятьне тагын да катлауландырасыз гына.

Кыз 24 август - 23 сентябрь

Бу атнада бәхәсләрдән, мөнәсәбәт ачыклаулардан качарга кирәк. Тирә-юньдәгеләр үз фикерендә калсын, иң мөһиме – күңел тынычлыгын һәм үз-үзеңә ышанычны саклап калу. Атна уртасы өметсез гашыйкларны сөендерер. Сездә үпкәләшкән мәхәббәтегез белән дуслашуга өмет уты уяначак. Кеше сүзен түгел, күңелегезне тыңлагыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Бу атна бик озын булып тоелачак. Әллә нинди куркыныч мәшәкатьләр дә, ашыгыч эшләр дә көтелми, бу бары тик күңел халәте генә. Атнаның икенче яртысында, финанс, яки шәхесара мөнәсәбәтләр белән бәйле ниндидер җитди сорауга сездән җавап таләп ителер. Ышынычлы кешеләр белән генә киңәшегез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Бу атна уңай һәм тыныч булачак. Кәефегезнең искиткеч булуы башка кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә уңай йогынты ясаячак. Үзегез өчен аңлашылмаган эшләрдән тыелыгыз. Күп нәрсә сезгә генә түгел, тиз үзгәрүчән вазгыятькә дә бәйле.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Бу атнада энергия артуын, таулар күчерердәй дәрт-дәрман барлыкка килүен сизәрсез. Киләчәктә бик тә кирәк булачак мәгълүмат килеп ирешер. Шәхси тормышыгызны җайга салырга тырышыгыз, якыннарыгызга ультиматумнар куюдан сак булыгыз. Ике як өчен дә файдалы чишелеш табу өчен, сөйләшүләрдән баш тартмагыз. Сезнең иң яхшы корал – юмор.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 гыйнвар)

Атна күңелле вакыйгаларга шактый бай булачак. Сезгә якын киләчәк белән бәйле карарлар кабул итәргә, якыннарыгызга ярдәм итәргә туры киләчәк. Сәламәтлегегезне тикшертү өчен буш вакыт табыгыз һәм күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Атна ахырында ерак юлга чыгарга туры килмәгәе.

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Бу атнада бар мәшәкать гаиләдәгеләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле булачак. Бу мәшәкатьләр күңелгә ятышлы аралашу белән үрелеп барыр.

Мөгаен, читтән торып булса да, башка кешеләр тормышындагы вакыйгаларда катнашырга туры килер. Үзегезнең кирәклекне тою ышаныч һәм көч өстиячәк.

Балык (19 февраль - 20 март)

Бу атнада кичектерелеп килгән эшләрен төгәлләү белән мәшгуль булырсыз. Сезнең энергия ресурслары шактый югары, шуңа күрә бөтен көчегезне планнарыгызны тормышка ашыруга сарыф итегез. Гаилә белән өстәл артында киләчәккә планнар турында фикер алышу, элек уртак фикергә килә алмаган башка мәсьәләләрне хәл итү өчен дә менә дигән вакыт.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading