16+

Йолдызнамә (23 февраль – 2 март)

Мәхәббәт өлкәсендә бәхет елмаерга тора. Тәнкыйтьләргә яратучылардан читтәрәк йөрергә тырышыгыз, күбрәк күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз.

Йолдызнамә (23 февраль – 2 март)

Мәхәббәт өлкәсендә бәхет елмаерга тора. Тәнкыйтьләргә яратучылардан читтәрәк йөрергә тырышыгыз, күбрәк күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Уңышлы атна. Буш вакытыгызны биләп ала торган кызыклы шөгыль барлыкка киләчәк. Яңа һөнәр дә үзләштерә аласыз. Эш күплеккә сылтап дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашудан туктамагыз, аларга да вакытыгызны калдырырга тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Берюлы берничә эшкә тотынырга курыкмагыз. Шул ук вакытта көчегезне дә кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез. Башта иң мөһим дип санаган эшләргә тотыныгыз. Мәхәббәт өлкәсендә бәхет елмаерга тора. Тәнкыйтьләргә яратучылардан читтәрәк йөрергә тырышыгыз, күбрәк күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Сез ачык йөзле, шуңа күрә сезгә кеше тартыла, тик аларның барысы да сезгә яхшылык тели, дигән сүз түгел. Бөтен кеше белән дә ачылып сөйләшмәгез. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз. Бәхәскә кермәскә тырышыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Ашыкмагыз, кабаланмагыз. Берәр эшкә тотынсагыз, башта һәряклап әйбәтләп уйлагыз. Сез киртә дип уйлаган нәрсәләр бары тик уйдырма гына. Курыкмагыз. Атнаның икенче яртысында күп сорауларыгызга ачыклык керер.  

Арыслан (23 июль-23 август)
Кәефегез гел үзгәреп тора, нәрсә теләгәнегезне үзегез дә белмисез. Тау кебек эшегез өелеп торса да, аларга тотынасыгыз килми. Ялкауланмагыз, эшләрегезне ахырына җиткерегез дә, рәхәтләнеп ял итегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Бары тик үзегезгә генә ышаныгыз, интуициягезне тыңлагыз. Танышларыгыздан киңәш сорыйсыгыз килсә дә, ашыкмагыз. Иң яхшысы, үзегез теләгәнчә эшләү. Ялгышсагыз да, кеше түгел, үзегез гаепле булырсыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Сез баштанаяк эшкә чумгансыз. Күптән җыелып килгән эшләрегезне кичекмәстән төгәлләп бетерергә кирәк. Сез эшкә бирелеп китәчәксез һәм тирә-юньдәгеләрнең фикерен ишетмәячәксез. Атна ахыры акча белән сөендерер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Эш ягыннан тынгысызрак атна булырга охшап тора. Вак-төяк мәшәкаьләр бер-бер артлы чыгып кына тора. Тыныч булыгыз, барысы да яхшы булыр. Бу атна белем алу өчен уңышлы. Үзегезгә яңа шөгыль уйлап табыгыз.  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Атнаны йоклап үткәрмәгез, ялкауланмагыз, файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Акча мәсьәләләрен җайлы гына хәл итәчәксез. Ялларыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Якыннарыгыз да сезнең игътибарны көтә.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Күп нәрсәнең сез дигәнчә генә бармавы ачуыгызны китерә. Яңа белем үзләштерергә әзер булыгыз. Бөтен нәрсәне беләм дип, борын чөеп йөрүегездән туктагыз. Камильлеккә чикләр юк!  Сәламәтлегегезгә игътибар итегез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Хәл итеп булмый моны, дип кул селтәгән эштә уңышка ирешерсез. Чөнки, сез башкалар күрмәгән нечкәлекләрне дә күрә беләсез. Гаиләдәгеләр сезне кайбер мәсьәләләргә җитди карамыйсыз, дип гаепләргә мөмкин. Чынлыкта исә сез мөһим әйберләр өчен генә борчыласыз.

Балык (19 февраль - 20 март )
Сезгә чл итәргә кирәк. Сез бик нык алҗыйсыз, бу сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясавы ихтимал. Вакытыгызны күбрәк якын кешеләрегез дәирәсендә үткәрергә тырышыгыз. Атна азагында зур сөенче килеп ирешер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading