16+

Йолдызнамә (24 ноябрь – 1 декабрь)

Үзегезгә өстәмә җаваплылык һәм йөкләнеш алырга курыкмагыз. Яңа керем чыганагы турында уйлагыз.

Йолдызнамә (24 ноябрь – 1 декабрь)

Үзегезгә өстәмә җаваплылык һәм йөкләнеш алырга курыкмагыз. Яңа керем чыганагы турында уйлагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель).
Үзегезгә өстәмә җаваплылык һәм йөкләнеш алырга курыкмагыз. Яңа керем чыганагы турында уйлагыз. Тәкъдимнәрегезне җитәкчегезгә әйтергә курыкмагыз, ул сезнең хезмәт хакын арттыру турында уйланырга мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна уңышлы булырга вәгъдә итә. Дусларыгыз ярдәменә исәп тотыгыз, әмма бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Үзегез турында артык сөйләмәү һәм шау-шулы компанияләрдән ераграк тору яхшырак булыр. Шимбә якыннарыгызга юк-барга бәйләнмәгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна төрле кызыклы вакыйгалар, сәфәрләр, очрашулар, күрешүләр белән тулы. Сезне тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтә. Хыялыгызга ышаныгыз, ул сез уйлаганга караганда да тизрәк тормышка ашачак. Ял көннәре бөтен яктан да уңышлы булырга вәгъдә итә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эштә һәм үзара мөнәсәбәтләрдә уйланмаган гамәлләрдән, иллюзияләрдән һәм манипуляцияләрдән качарга тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында күптән көткән сөенечле хәбәр килеп ирешер. Балаларыгызга вакытыгызны күбрәк бирергә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Күп күләмдә акча кертергә кирәк булган перспективалы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр, ләкин бу тәкъдимне кабул итәргә ашыкмагыз, барысын да уйларга һәм исәпләп чыгарырга кирәк. Ял көннәрендә гаиләдә конфликтлардан качыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Фортунаны ычкындырмагыз, сезнең алда яңа перспективалар ачылырга тора. Тормыштагы күп кенә аңлашылмаучанлыклар үткәндә калачак, хезмәттәшләрегез, дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегез җайга салыначак. Хәтта яшерен дошманнарыгыз да (әгәр алар булса), сезнең якка басарга мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада авыр, әмма тормыш өчен мөһим мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Һәм сез җиңеллек тоярсыз. Эштә көтелмәгән борылыш булырга мөмкин. Элегрәк башланган эшләрегез уңышлы дәвам итәчәк. Дусларыгыз сезнең игътибарыгызны яуларга тырышачаклар, әмма сезнең төп бурыч-хисләргә бирелмәү.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Актив һәм продуктив атна. Зур табыш алу мөмкинлеге туачак. Үзегезнең мәнфәгатьләрегезне яклаганда үҗәтлек күрсәтегез. Тормышыгызны үзгәртүдән һәм үз теләкләрегезне тормышка ашырудан курыкмагыз. Ял көннәрендә үзегезнең сөйгәнегез белән ихлас күңелдән сөйләшегез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Уңыш һичшиксез киләчәк, әмма сезгә күпмедер тырышлык куярга кирәк булачак. Башта ихтыяр көчегезне тупларга, энергиягезне кирәкле юнәлешкә борып җибәрергә кирәк. Аз сөйләгез, күбрәк эшләгез. Атна ахырында сезне күптән борчыган кайбер проблемалар хәл ителәчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада фикер бәйсезлеге мөһим булачак. Җитәкчегезнең һәм хезмәттәшләрегезнең фикеренә карамыйча, эш итегез. Үз ниятләрегезне үтәүне билгесез вакытка кичектермәгез, чөнки сезнең идеяләр уңыш китерергә мөмкин. Шимбә көнне ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнадагы иң мөһим бурыч – яңа эшлекле элемтәләр булдыру һәм дөрес мәгълүмат алу булачак. Пәнҗешәмбе көнне кәгазь эшләре яки очрашулар һәм чаралар оештыру белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Җомга көнне очраклы танышларга ышанмагыз һәм күптәнге танышларыгыз белән аралашканда да сак булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада уңышлы мизгелләрне кулыгыздан ычкындырмагыз, алдыгызга зур максатлар куегыз, вак-төяк белән шөгыльләнмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сезнең кәефегез бик үзгәрүчән булачак, бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Шимбә көнне ялгызыгыз гына табигатьтә йөрегез.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading