16+

Йолдызнамә (25 май – 1 июнь)

Тынгысыз, ләкин бик күңелле атна. Тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүтәннәр кул селтәгән эшләрне дә җиңел башкарып чыгарсыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү сезгә ышаныч, көч өстәр. Тик тәнкыйтьләргә яратучылардан ераграк йөрегез.

Тынгысыз, ләкин бик күңелле атна. Тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүтәннәр кул селтәгән эшләрне дә җиңел башкарып чыгарсыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү сезгә ышаныч, көч өстәр. Тик тәнкыйтьләргә яратучылардан ераграк йөрегез.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарлар, ашыкмагыз! Бөтен эшкә берьюлы тотынмагыз, кирәкмәгәнгә энергиягезне генә сарыф итәрсез. Бу шәхси тормышка да, эшкә дә кагыла. Гаилә корырга хыялланучылар өчен уңай атна.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларның теләкләре бик тиз һәм җиңел үтәлә. Кеше сүзенә колак салмаска, күңел кушканча эшләргә кирәклеген аңлыйсыз һәм ... дөрес эшлисез. Начар киңәш бирергә теләүчеләрдән читтәрәк торыгыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләр өчен яңа мөмкинлекләр атнасы. Игезәкләргә үзләрен яңа өлкәдә сынап карау өчен саллы мөмкинлекләр чыгып кына торачак. Форсатны кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Тынгысыз, ләкин бик күңелле атна. Тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүтәннәр кул селтәгән эшләрне дә җиңел башкарып чыгарсыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү сезгә ышаныч, көч өстәр. Тик тәнкыйтьләргә яратучылардан ераграк йөрегез.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнарга өйдәгеләр белән уртак тел табуы авыр. Бигрәк тә балалар белән. Балаларыгызның күңелен яулау өчен алардан нәрсәдер эшләргә таләп итү генә җитмәвен, ә башта үзегезгә эшләп күрсәтергә кирәклеген чамалыйсыздыр?! 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Эчегезне тырнап торган сорауларга җавап табарга теләсәгез, йөрәгегегезне тыңлагыз. Планнар корганда, гаиләгез белән киңәшегез. Бөтен кешегә эч серләрегезне чишмәгез. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Җитди эшләрегезне атна ахырына калдырмагыз. Югыйсә, аларның бик озакка сузылуы ихтимал. Чын дус дип санап йөргән кешегез үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куяр. Аннан ярдәм сораганчы, үзегез эшләргә тырышып карагыз. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Сезне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга теләүчеләрдән ераграк йөрегез. Эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә яманлык булып әйләнеп кайтмасын дисәгез, яхшылыкның кадерен белүчеләргә генә булышыгыз. Яраткан кешегезгә көнләшергә сәбәп бирмәгез. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Лидерлык сәләтегезне күрсәтергә курыкмагыз. Максатыгызга ирешергә теләсәгез, тузга язмаган сүз сөйләүгә вакытыгызны әрәм итмәгез. Планнарыгыз турында, тормышка ашырмый торып, алдан кычкырмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең эше муеннан. Иң мөһименнән башлап, вакытыгызны дөрес бүлсәгез, эшләрегезне ахырына җиткергәнегезне сизми дә калырсыз. Горурлыгызны читкә куеп торып, үпкәләшкән кешегез белән беренче булып үзегез сүз башлагыз. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Үзегезгә артык ышанып, көчегегезне дөрес бәяләмәү ихтималы бар. Паровоздан алда чапмагыз, һәр эшнең җае бар. Эш урынында эшегезне барысы да күрә һәм югары бәяли. Гаиләдәгеләргә кагылышлы сөенечле хәбәр алырсыз.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Балыкларга алдагы тормышына үзгәрешләр кертә торган карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Курыкмагыз, батыр булыгыз, үз көчегезгә ышаныгыз. Борыныгызны төшермәгез: барысы да яхшы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading