16+

Йолдызнамә (28 октябрь – 4 ноябрь)

Теләсә кем белән уртак тел таба алачаксыз. Бу сезгә мөһим мәсьәләләрне тыныч кына хәл итәргә ярдәм итәчәк. Вакыт һәм йокы дәвалый. Күбрәк ял итегез, витаминлы ризыклар ашагыз, йокыгыз туйганчы йоклагыз. Су белән бәйле булган бар әйбердән сихәт алырсыз. Ялларда сөйгәнегез белән аралашу сөенеч китерер.

Теләсә кем белән уртак тел таба алачаксыз. Бу сезгә мөһим мәсьәләләрне тыныч кына хәл итәргә ярдәм итәчәк. Вакыт һәм йокы дәвалый. Күбрәк ял итегез, витаминлы ризыклар ашагыз, йокыгыз туйганчы йоклагыз. Су белән бәйле булган бар әйбердән сихәт алырсыз. Ялларда сөйгәнегез белән аралашу сөенеч китерер.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Эш дип башыгызны югалтмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең үтенечләренә игътибарлы булыгыз, ярдәм кулы сузыгыз. Кайчан да булса сезгә дә аларга йомыш белән мөрәҗәгать итәргә туры килүе бар. Шимбә көнне сезне кыйммәтле бүләк белән сөендерүләре ихтимал.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Матурлыкка, матди керемнәргә ихтыяҗ артыр кебек. Аяклар кибет ягына гына тартыла. Киләсе атнага кадәр яңа әйберләр сатып алырга ашыкмагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә проблемалар булганнарны атна ахырында ачыктан-ачык сөйләшү, аңлашу көтә. Яңа танышуларга әлегә исәп тотмагыз, өметләрегез акланмаска мөмкин. Шимбә көнне сюрпризларга әзер булыгыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Уңышсызлыкларыгызда тирә-юньдәгеләрне гаепләргә ашыкмагыз. Атна уртасында мөһим килешүләр төзү, киләчәктә хезмәттәшлек итү турында фикер алыша аласыз. Кайчандыр нокта куелган мөнәсәбәтләрне яңартырсыз, хәтта элеккеге эш урыныгызга әйләнеп кайтуыгыз да бар. Шимбә юлда сак булыгыз. Якшәмбене матурлыкка һәм сәламәтлеккә багышлагыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Атна карьера өчен – уңай, ә менә мәхәббәт ягы аксый. Кәефегез гаиләдәге һәм өйдәге “һава торышы”на бәйле булачак. Атна уртасы уңышлы ерак сәфәрләргә, абруйлы кешеләр белән аралашуларга бай булачак. Бөтен кешегә дә ышанмагыз, күңелегезне тыңлагыз. Якшәмбене тулысынча ялга багышлагыз.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Шимбә көнгә болытлар куера. Моңа кадәр проблемаларны булдырмаска яки хәл итәргә тырышырга кирәк. Эшлекле партнерлар белән сөйләшкәндә саграк булыгыз. Чәршәмбедән җомгага кадәр күп тәкъдимнәр килеп ирешәчәк. Барысына да тиз арада җавап бирергә кирәкми, башта әйбәтләп уйлагыз. 

Кыз (24 август - 23 сентябрь) 
Яңа эшкә керешергә ашыкмагыз, тәмамланмаган эшләрегезне ахырына җиткерегез. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә юкка да кызып китеп, әйләнә-тирәдәгеләр белән ачуланышырга мөмкинсез. Атна кредитлар алу, бурычка акча бирү өчен начар. Серегезне сөйләмәгез, үкенерсез. Диетага утырмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Акча мәсьәләсе беренче планга чыгар. Бу атнада чыгымнар кискен артачак. Акча эшләү чыганаклары, өстәмә эшләр турында уйланыгыз. Сату-алу эшләре уңышлы барачак. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, әмма табибка бармау яхшырак, инфекция ияртү куркынычы зур. Якшәмбе көнне ир-атларга хатын-кызларны тыңларга кирәк, бигрәк тә акча мәсьәләсендә.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Карьера үсешендә ярдәм кулы суза алырдай кешеләр белән танышырсыз. Теләсә нинди эшкә керешкәнче, башта җентекләп уйлагыз. Сез шәхси ачыш ясарсыз һәм, бәлки, үзегез өчен яңа шөгыль яки мавыгу табарсыз. Атна ахырында сезгә кызыклы хәбәр килеп ирешер. Сезгә күптән алып торган бурычларны кайтарырлар.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Эшнең очы-кырые күренмәгән төсле тоелса да, атна ахырына барысын да төгәлләрсез, һәм нәтиҗәсеннән үзегез дә канәгать калырсыз. Уңышларыгызны өйдәгеләр белән табын артындаа билгеләп үтәрсез, киләсе елга матур планнар корырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Бүгенге эшегезне иртәгегә калдырмаска тырышыгыз, ялкаулыкка бирешмәгез, югыйсә, атна ахырына эшләнләнмәгән эшләрегез тау булып өелер. Атна ерак сәфәрләр, килешүләр төзер өчен уңай. Көч һәм идеяләрегез ташып торыр, форсатны ычкындырмагыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Финанс мәсьәләләрен хәл итәр өчен кулай атна. Бу атнада яңа эшләр башламый торсагыз яхшырак булыр. Элеккеге проектлардан өстәмә керем алу турында уйлагыз. Ерак юлга чыкмаска тырышыгыз. Тормышыгызда, эшегездә һәм гаиләдә күңелле яңалыклар булуы ихтимал. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Теләсә кем белән уртак тел таба алачаксыз. Бу сезгә мөһим мәсьәләләрне тыныч кына хәл итәргә ярдәм итәчәк. Вакыт һәм йокы дәвалый. Күбрәк ял итегез, витаминлы ризыклар ашагыз, йокыгыз туйганчы йоклагыз. Су белән бәйле булган бар әйбердән сихәт алырсыз. Ялларда сөйгәнегез белән аралашу сөенеч китерер.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading