Шәһри Казан

Йолдызнамә (29 июнь - 6 июль)

Сәяхәтләр, дуслар, туганнар белән аралашу өчен яхшы атна. Көндәлек тормышыгызны төрләндереп җибәрүдән, яңа кешеләр белән танышудан, моңарчы булмаган җирләргә барудан курыкмагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Сезнең үз эчегезгә бикләнүегезне борыныгызны күтәрү, кешене санга сукмау итеп кабул итүләре ихтимал. Шул сәбәпле якыннарыгыз белән арагыз суынырга, аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май) 
Сезнең фикерегез белән килешергә теләмәүчеләргә исегез китмәсен! Эт эрә, бүре йөри. Тыныч кына үзегезнең максатыгызга таба барыгыз. Барысы да сез теләгәнчә булыр.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрнең кеше өчен тырышуы да үз файдасына булыр. Шуңа күрә, ярдәм сораучыларга “юк” дип әйтергә ашыкмагыз. Дустыгыз күптәнге килешүне исегезгә төшерер. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Яңалыкка, яңа белемгә омтылучы Кыслаларны уңыш көтә. Үзегез белмәгән эшкә алынырга курыкмагыз. Аның киләчәктә сезгә хайран гына акча китерә торган шөгыльгә әверелүе бар.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Кәеф юклыкның сәбәбен бүтәннәргә аударып калдырырга тырышмагыз. Үзегез селкенмәсәгез, берәү дә сезгә капчыгы белән алтын китереп ташламас. Ихтыяр көчегезне туплагыз да, җиң сызганып эшкә тотыныгыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Сезне рәнҗетүчеләрне гафу итегез. Эчегезне тырнап торган үпкә авыруга сабыштырмасын. Дусларыгыз сезне үзләре белән ерак сәфәргә дәшәргә мөмкин. Баш тартмагыз. Сезгә хәзер бераз башыгызны “җилләтергә” кирәк. 

Реклама

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Гаиләгездә ызгыш тудыруга сәбәпче булган хәбәр килеп ирешүе ихтимал. Һәр сүзегезне уйлап әйтегез, бәхәстән качарга тырышыгыз. Карар кабул иткәндә кеше сүзен тыңламагыз, йөрәгегез кушканча эшләгез.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаянннар хатирәләргә бирелеп, элеккеге мәхәббәтенә шалтыратырга, хәтта аның белән кабат аралаша башларга да омтылырга мөмкин. Кирәкми! Үткән эшкә салават, бүгенгесе көн белән яшәгез.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сәяхәтләр, дуслар, туганнар белән аралашу өчен яхшы атна. Көндәлек тормышыгызны төрләндереп җибәрүдән, яңа кешеләр белән танышудан, моңарчы булмаган җирләргә барудан курыкмагыз.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең дәрт-дәрманы тауларны күчереп куярга җитәрлек. Әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне дә уйнап-көлеп кенә хәл итеп куярсыз. Хатын-кызлар хыялында йөрткән асыл егетне очратыр.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Тикшерелмәгән мәгълүматны куллану аркасында, күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Бөтен нәрсәне җентекләп тикшерегез, кеше сүзенә ышанмагыз. Ялларда өйдәгеләрдән сюрприз көтегез.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыклар һич уйламаган кешегә гашыйк булып, тиз арада гаилә дә корып җибәрергә мөмкин. Күңелегезне күтәрә торган шөгыльләр белән шөгыльләнергә тырышыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: